«Иң яхшы эшмәкәрләр иҗтимагый советы» VII Республика конкурсының финалы ул эшлекле программа, консультацияләр, күргәзмә һәм нетворкинг кына түгел, ә иң мөһиме: конкурста җиңүчеләрне игълан итү.
Урыннарда эшмәкәрлекне реаль үстерүче, инициативалар башлап җибәрүче, бизнеска үсәргә ярдәм итүче, хакимият белән әңгәмә коручы һәм үз районнарының эшлекле мохитен көчәйтүче советлар һәм командалар билгеләп үтеләчәк.Конкурс сайтында 12 номинация һәм проектларның өстенлекле юнәлешләре - территорияләрне, туризмны, социаль һәм хәйрия көн тәртибен үстерүдән алып бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенә, урыннарда эшлекле мохитне үзгәртә торган эшмәкәрлеккә һәм практикаларга ярдәм итүгә кадәр тәкъдим ителгән.
Җиңүчеләр өчен бу республика дәрәҗәсендә ышаныч һәм статус билгесе.25 май, Биектау районы, Казаннан 15 минут
Кунаклар өчен - иң яхшы тәҗрибәләрне күрү, идеяләр, элемтәләр һәм партнерлар табу, шулай ук Татарстанның эшмәкәрлек көн тәртибенең бер өлеше булу мөмкинлеге.