Республика Татарстан, ил субъектларының инвестицион климаты торышы рейтингында беренче урынны алып, хосусый инвестицияләр кертү өчен җәлеп итүчән регион статусын кабат раслады. Рейтинг нәтиҗәләре бүген Петербург икътисади форумында хәбәр ителде.
Исегезгә төшерәбез, Рейтингны Владимир Путин кушуы буенча стратегик инициативалар агентлыгы төзеде, аның нәтиҗәләре субъект башлыклары эшчәнлеге индикаторларының берсе булып тора.
Татарстан 10 ел дәвамында лидерлык позициясен саклап тота. Югары рейтинг бәяләве шәхси инвестицияләрнең ел саен арта баруы белән раслана. 2025 елда республика төп капиталга рекордлы күләмдә инвестицияләр — 1,67 трлн сум җәлеп итте.Татарстан эре халыкара чаралар – БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты; «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы һ.б. мәйданчыгы булып тора. Дөньяның 131 иле республиканың сәүдә партнеры булып тора.
«АСИ рейтингы — нәтиҗәле стратегик аудит коралы. Ул үсеш зоналарын һәм яшерен резервларны объектив күрергә, эшлекле климатны камилләштерү, административ киртәләрне киметү һәм шәхси капитал өчен уңайлы шартлар тудыру буенча өстенлекле эш алып баруны булдырырга мөмкинлек бирә. Илкүләм рейтингта Татарстанның лидерлык позициясе — эзлекле төбәк сәясәте нәтиҗәсе. Алар конкрет икътисади динамика: төп капиталга инвестицияләр күләменең ел саен артуы һәм республикада тотрыклы югары эшмәкәрлек активлыгы белән раслана. », — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Республикада инвесторлар өчен инфраструктура дөньякүләм дәрәҗәдә үсеш алган. Бу ачык күчемсез милек һәм җир, коммуникацияләр һәм преференцияләр җыелмасы булган мәйданчыклар. Махсус икътисади зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының гомуми җитештерү күләме 1,5 трлн сум тәшкил итте — бу республика сәнәгать җитештерүе күләменең 24,1% ы.Шулай ук Казанда Россиядә иң эре креатив пространстволарның берсе — 53 мең кв.м. га исәпләнгән уникаль осталык үзәге (ЦУМ) ачылды, ул гомумроссия креатив кластерлар челтәренә кертелгән. Бүген ЦУМ 18 юнәлешне, 66 остаханәне һәм 79 резидентны берләштерә.
Шулай ук, Татарстан мәдәни мирас объектлары белән эшләү стандартын гамәлгә кертүдә беренче төбәкләрнең берсе булды. Республиканың архитектура һәйкәлләрен торгызу буенча бай тәҗрибәсе бар — 2018 елдан 280 объектны реставрацияләүгә 30 млрд сумга якын акча тотылган. Финанс ярдәменнән тыш, төбәк хакимияте инвесторлар белән актив хезмәттәшлек итә, тарихи биналарны икътисади үсеш нокталарына әверелдерә.Исегезгә төшерәбез, ел саен ПМЭФ кысаларында нәтиҗә ясала торган Илкүләм рейтингны бәяләү 83 күрсәткеч буенча башкарыла, алар идарә инициативаларының 8 юнәлешен бәяли: бизнеска теләсә кайсы этапта ярдәм итү өчен институтлар һәм инфраструктура үсеше, инвесторлар өчен мәгълүматның дөреслеге һәм тулылыгы, кадрлар потенциалы, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә цифрлаштыру дәрәҗәсе һәм тизлеге.