Коммерцияле булмаган
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды»
Элемтә өчен телефон:
420021, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 1001 пом. (сул канат)
→ Сезгә шатбыз: Дүш-Пнҗ 9:00 дән 18:00 кадәр, Җмг 9:00 дән 17:00 кадәр (Төшке аш 12:00 - 12:48)
Электрон почта
info@garfond.ru
Бердәм кредитлау үзәге: eck@garfond.ru
img
Телне сайлагыз
Безнең социаль челтәрләр
Оешма директоры
Иван Игнатов
Кредит суммасы
450 000
Поручительлек суммасы
225 000
ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды
Проектны гамәлгә ашыру
Казан эшмәкәре Иван Игнатов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан «Бер процентлы» ташламалы микрозайм алучы булды. ТР Гарантия фонды поручительлеге хисабына отышлы шартларда микрозаем алу мөмкин булды.

ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондыннан микрозаем алганда эшмәкәрдән залог таләп ителгән, ул залогка ия булмаган. Региональ Гарантия фонды «Ярдәм-2021» ташламалы продукты кысаларында поручитель була, аның буенча эшмәкәр отышлы шартларда микрозаем рәсмиләштерә һәм алынган акчаларны бизнесны үстерүгә – балалар бәйрәмнәрен оештыру һәм уздыруга юнәлтергә планлаштыра.

Шәхси эшмәкәр Иван балалар бәйрәмнәре белән 2011 елдан бирле шөгыльләнә. Ул - балалар аниматоры һәм балалар бәйрәмнәрен оештыручы. Нигездә сәүдә үзәкләре һәм батут парклары белән хезмәттәшлек итә. Пандемия чикләүләре кертелү сәбәпле, керем 100% ка кимегән. Күп кенә заказларны гамәлдән чыгарырга яки билгесез вакытка күчерергә туры килгән.

Бәйрәмнәрне оештыру өлкәсе пандемия башлануга ук кыенлыклар кичерә башлый. Беренче дулкында вәзгыять андый ук борчулы булмаса, хәзер мәҗбүри чикләү чаралары сәбәпле эшләү тагын да катлаулана.

«Мин күп кенә оешмалар, батут парклары, сәүдә үзәкләре белән хезмәттәшлек итәм. Хәзер сәүдә үзәкләренә керү QR-кодлар белән рөхсәт ителә. Ә батут парклары әлегә кадәр ябык. Төп табышны мин алардан алдым, ә хәзер социаль челтәрләр аша берән-сәрән заказлар гына килә», - дип билгеләп үтте Иван Игнатов.

Бизнесны «яңадан эшләтеп җибәрү» өчен эшмәкәр балалар бәйрәмнәрен уздыру өчен үз пространствосын ачарга карар кылган. Аның үз бинасы юк, 1% лы ташламалы микрозаемны коммерцияле күчемсез милекне арендалауга тотарга планлаштыра.

Эшмәкәр сүзләренчә, отышлы шартларны саклап калу өчен финанс оешмасыннан займ алганда аңа залог кирәк булган. Иванның үз ирекле акчалары юк иде, займ буенча тәэмин итүче булып «Ярдәм-2021» продукты буенча Гарантия фонды ярдәм итә. Программа шартлары буенча, Фонд 50 млн сумга кадәр поручительлек бирә ала. Шул ук вакытта бирелгән поручительлек өчен комиссия түләве 2 мәртәбә (стандарт белән чагыштырганда) 0,5% ка кадәр киметелде, шулай ук түләүне 6 айга кичектерү мөмкинлеге дә каралган.
ип игнатов.jpg
БҮЛЕШҮ
0
Сайттан файдалануны дәвам итеп, сез cookie'лар куллану белән килешәсез.
РУС