Казаннан кырык минутлык юл һәм без Биектау районының Калинино авылында. Биредә үз сегментында Татарстанның эре предприятиеләренең берсе урнашкан. «Касымовский» комбинаты «Бәрәкәтле» маркалы сөт һәм әче сөт продукциясе җитештерә.
Сөт елгасы цистерналардан башлана, предприятие һәркөнне 50 тоннага кадәр чимал кабул итә. Сөтне Апас һәм Буа районнарыннан китерәләр. Һәр партиядән каймак түгел, проба алалар. Лаборатор диагностика аны «чисталыкка» тикшерә һәм шуннан соң гына сөтне торбалар буйлап агызалар.
Майсызландырылган сөтнең бер өлешен эшкәртү комбинатларына җибәрәләр, ә 30 тонна чималдан йогурт, сөт, ряженка, каймак ясыйлар. Әзер продукцияне Татарстан киштәләренә генә түгел, Удмуртия һәм Башкортстан кибетләренә дә җибәрәләр.
Бүгенге көндә предприятие 15 төрдән артык продукция җитештереп чыгара. Хәзерге вакытта 3 цех эшли. Әмма бу ел ахырында ук сырлар ясау буенча тагын бер линия эшләтеп җибәрәчәкләр. Моцарелла һәм фермер сыры җитештереләчәк. Яңа юнәлешне ачуга заем финанславы кирәк булды. Кредит буенча поручитель сыйфатында Татарстанның Гарантия фонды булды.
Предприятиенең планнарында коры сөт җитештерү блогын төзү дә бар. Фундамент инде салынган. Комплексның егәрлеге 30 тонна продукция тәшкил итәчәк. Потенциаль сатып алучылар бар. Чималны Россия төбәкләренә һәм Кытайга сатачаклар.





