Нефть-газ, машина төзелеше һәм химия сәнәгате өчен продукция җитештерү
Файдалы казылмалар чыгару өчен җайланмалар җитештерүче, Питрәч районы сәнәгать паркы резиденты, ТР Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә җитештерүне үстерүгә 4 млн сумга якын акча җәлеп итә алды.
«Нефтехиммаш» ФҖП» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 1995 елда нигез салынган. Компания нефть-газ, машина төзелеше һәм химия сәнәгате өчен продукция җитештерүче күп профильле предприятие булып санала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшмәкәргә «Стандарт» гарантияле продукты кысаларында килешү буенча 1,95 млн сумлык поручительлек биреп ярдәм итте.
Гарантияле ярдәмнән кулланып Татарстан җитештерүчесе:
- ТР Эшмәкәрлекне яклау фондында 3,9 млн сум күләмендә займ рәсмиләштерергә
- җиһаз сатып алурга
- җитештерүчәнлекне арттыруга
- продукциянең югарырак сыйфатын тәэмин итүгә
- файдалы казылмалар чыгару өчен җайланмалар базарында позицияләрне ныгытуга ирешә алды.
Бүгенге көндә компания үзенең фәнни һәм җитештерү базасы булган предприятие. Чыгарыла торган продукция серияле рәвештә җитештерелә һәм Россия Федерациясе һәм Казахстан нефть компанияләре скважиналарында кулланыла.