Гарантияле ярдәм ярдәмендә Казанның торба үткәргеч арматура җитештерүчесе компанияне үстерү өчен 30 млн сум күләмендә заем финанславын җәлеп итә алды.
2011 елда оешкан «АЗ АТОМ» ҖЧҖ компаниясе «Химград» Технополисы резиденты булып тора. Компаниянең төп эшчәнлек төре ябу-көйләү арматурасын җитештерүдән гыйбарәт.
2023 елда Татарстан җитештерүчесе Инновацияләргә ярдәм фонды грантын алды, әлеге акчаларга җитештерелә торган продукция ассортиментын арттыру өчен җиһазлар сатып алынды.
Шул ук елда компания, җитештерүне үстерү максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмендә кредит оешмасыннан 30 млн сум заем финанславы җәлеп итә алды. Фонд компаниянең залог белән тәэмин ителеше булмаган хәлдә 15 млн сумлык банк кредиты буенча поручитель булды.
Бүгенге көндә «АЗ АТОМ» ҖЧҖ кече технологик компания статусына ия, ул импортны алмаштыра торган киң линейка продукция: басымны төгәл көйләү регуляторлары, ябу-көйләү клапаннары, сәнәгать һәм коммуналь билгеләнештәге торбаүткәргечләр өчен саклагыч клапаннар җитештерә. Заводның үз җитештерү базасы, проект һәм конструкторлык бюросы, сынау стендлары һәм лабораториясе бар.
Компания бөтен Россия буенча нефть химиясе һәм газ эшкәртү предприятиеләрен, тау–баету комбинатларын һәм җылылык комплексларын, шул исәптән «Росатом» дәүләт корпорациясе объектларын продукция белән тәэмин итә.
Компания җитештерү егәрлекләрен арттыру хисабына чыгарыла торган продукция ассортиментын арттырырга планлаштыра.
«Махсус кече технологик компанияләр өчен 2025 елда «Высокотех» ташламалы кредитлау федераль программасы эшли башлады, аның кысаларында компанияләр инвестиция һәм әйләнеш максатларына еллык 11% белән 1 млрд сумга кадәр акча алырга мөмкин. Әлеге программаның вәкаләтле банкы булып безнең партнерларның берсе – МСП Банк тора. Кредит биргәндә залог белән тәэмин итү җитәрлек булмаган очракта, без килешү буенча поручитель була алабыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәмәдшин.
Эшмәкәрләргә ярдәм чаралары буенча җентекле консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефонннары буенча, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.
Эшмәкәрләргә ярдәм шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк Үзәге тарафыннан да гамәлгә ашырылуын билгеләп үтәбез.