
2016 елдан башлап, Зөлфия Сәлимова җитәкчелегендә пациентларның теш сәламәтлеген һәм теш-казналык системасын комплекслы дәвалау һәм реабилитацияләү өчен кирәкле медицина җиһазлары, шул исәптән хирургия һәм имплантология, протезлау һәм ультратавыш диагностикасы өчен аппаратлар сатып алына.
Стоматология үзәген үстерү һәм күрсәтелә торган хезмәтләр ассортиментын киңәйтү өчен «Дентал–Люкс» компаниясенә заем финанславы кирәк була. Компаниягә заем акчаларын җәлеп итү өчен гарантияле ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды күрсәтте, ул «Ярдәм – 2024» продукты кысаларында 6,5 млн сум күләмендә поручитель сыйфатында булды.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән «Дентал-Люкс» компаниясе банктан 29,5 млн сум күләмендә кредит рәсмиләштерә һәм клиниканы үстерү өчен Әлмәт шәһәрендә үз бинасын сатып алуга акча юнәтә алды.
Бүгенге көндә «Дентал–Люкс» стоматология үзәге медицина өлкәсендә соңгы технологик таләпләргә җавап бирә торган һәм пациентларга терапия, хирургия, парадонтология, протезлау, имплантология һәм эстетик стоматология өлкәсендә авыртусыз һәм сыйфатлы хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган клиника булып тора.

«Дентал–Люкс» клиникасында стоматология өлкәсендә тирән белемгә һәм күнекмәләргә ия 11 югары квалификацияле һәм тәҗрибәле стоматолог эшли.
2024 елда «Дентал–Люкс» стоматология үзәге Әлмәт шәһәрендә иң яхшы стоматология буларак 2 ГИС премиясенә лаек булды.
Зөлфия Миңнегазиз кызының хәйриячелек белән шөгыльләнүен һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашуын да билгеләп үтәбез.
«Дентал–Люкс» компаниясенең планнарында җитештерүне киңәйтү дә, күрсәтелә торган хезмәтләр ассортиментын арттыру да бар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем финанславын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирү рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.
Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча һәм Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп үз бизнесларын гарантияле ярдәм алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.
Татарстан Республикасында илебез эшмәкәрләренә ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылганын билгеләп үтәбез.