Коммерцияле булмаган
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды»
Элемтә өчен телефон:
420021, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 1001 пом. (сул канат)
→ Сезгә шатбыз: Дүш-Пнҗ 9:00 дән 18:00 кадәр, Җмг 9:00 дән 17:00 кадәр (Төшке аш 12:00 - 12:48)
Электрон почта
info@garfond.ru
Бердәм кредитлау үзәге: eck@garfond.ru
img
Телне сайлагыз
Безнең социаль челтәрләр
Оешма директоры
Камалов Марат Мизхәт улы
Кредит суммасы
60 000 000
Поручительлек суммасы
30 000 000
«Промсвязьбанк» ААҖ

«ЭлектроОптима» предприятиесе 2015 елдан бирле эшчәнлеген Казанда алып бара. 2020 елда компания Татарстан Республикасының эре, икътисади һәм социаль әһәмиятле система барлыкка китерүче оешмалары исемлегенә кертелде, ә 2021 елның августында предприятие «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгына күчте, анда хәзер 6500 кв.метрдан артык мәйданда 185 хезмәткәр эшли.

Предприятиенең даими клиентлары арасында: «Сетевая компания» АҖ, «ГК «ЕКС» АҖ, «Мосводоканал» АҖ, «Московский метрополитен» ДУП, «Иннополис» МИЗ, «Россети» ГАҖ. Мәскәү метрополитены өчен «ЭлектроОптима» ҖЧҖ 6 электродепо һәм 48 метро станциясе өчен электр җиһазлары куйган. Казанда предприятие җиһазлары «Дубравная» метро станциясендә урнаштырылган.

«ЭлектроОптима» компаниясенә 60 млн сум күләмендә заем финанславы кирәк була. Кредит акчаларын предприятие кризис шартларында федераль ярдәм чаралары кысаларында «1764» субсидияләү программасыннан файдаланып ала, аның буенча ставка урта предприятиеләр өчен 13,5% күләмендә беркетелгән.

Предприятие кредит буенча залог белән җитәрлек тәэмин ителмәгән иде, дип билгеләп үтте Гарантия фонды вәкиле Илнур Сираев. Фонд 30 млн сум күләмендә поручительлекне «Согарантия» продукты кысаларында бирә. Гарантия фонды поручительлеге белән берлектә бирелә торган «МСП» Корпорациясе» АҖнең турыдан-туры гарантиясе кредит суммасының 70% на кадәр (моношәһәрләр өчен - 75%) заемщик йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итә һәм 1 млрд сумга кадәр җитәргә мөмкин.

0J5A5147.jpg

0J5A5079.jpg

0J5A5008.jpg0J5A5129.jpg

0J5A5117.jpg

0J5A5055.jpg

0J5A5050.jpg

0J5A5038.jpg

БҮЛЕШҮ
0
Сайттан файдалануны дәвам итеп, сез cookie'лар куллану белән килешәсез.
РУС