Проектны гамәлгә ашыру
«Казаньгидропласт» ҖЧҖ үзенең тарихын 2011 елда зур булмаган производстводан башлаган, ул вакытта торбалар чыгару буенча бер линия булган. 2022 елда, 11 ел узгач, «Казаньгидропласт» ҖЧҖнең полиэтилен торбалар заводы үз тармагында Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләренең берсенә әверелде. «КазаньГидроПласт» заводы җитештергән торбалар Казан, Чаллы, Зәй, Түбән Кама җылылык электр станцияләрен төзегәндә кулланылды.
Касса аермасын каплау, чималга бәяләр арту шартларында килешүләр буенча йөкләмәләрне үтәү, шулай ук алга таба тендерларда катнашу өчен предприятие банкка 30 млн сум күләмендә заем финанславы сорап мөрәҗәгать иткән. Компаниянең кредитны тәэмин итү өчен залог акчалары җитәрлек булмый, бу мәсьәләдә Гарантия фонды ярдәм иткән, 15 млн сум күләмендә поручительство бирә.
«Касса аермасын каплауга заем финанславы санкцион басым шартларында кече һәм урта бизнес өчен аеруча актуаль була, моны ел башыннан бер миллиард сумнан артып киткән кредитлар буенча бирелгән поручительлекләрнең рекордлы күләме раслый», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәмәдшин.
Предприятиенең әзер продукция күләме елына 4000 тоннага җитте, хәзер җитештерүне арттыру гына планлаштырыла.








