«Алинә Бухарова клиникасы» ҖЧҖ компаниясен төзү тарихы 2015 елда башлана, ул вакытта Merz компаниясенең табиб–косметологы, тренер–эксперты Алинә Бухарова, медицинада күпьеллык тәҗрибәсе булганлыктан, Казанда, кеше йөзен операциясез тарттыру өчен яшәртүнең иң яхшы методикаларын кулланып, үзенең эстетика һәм сәламәтлек клиникасын ача. Клиникага нигез салучы республикада яшәүчеләр өчен визуализацияле микросфокуслы ультратавыш тәэсирендә кеше йөзен операциясез тарттыру өчен Ulthera ультратавыш лифтингын тәкъдим итә.

Сәламәтлек һәм яшәртү өлкәсендә инновацион аппаратлар кулланып нәтиҗәле һәм куркынычсыз методикалар кертүгә омтылу Алинә Бухаровага клиникада күрсәтелә торган хезмәтләр даирәсен киңәйтергә ярдәм итә. 2017 елда клиника эндокринология буенча медицина лицензиясе ала.
2018 елда Алинә Бухарова клиникасы пикосекундлы лазер белән татуировкаларны бетерү буенча хезмәтләр күрсәтә башлый, 2020 елдан клиника эстетик гинекология өлкәсендә эшли башлый.

«Алинә Бухарова клиникасы» ҖЧҖ бизнесын киңәйтү өчен заем финанславы кирәк була. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды 19,8 млн сум күләмендә «Ярдәм – 2022» продукты кысаларында поручитель була, аның ярдәмендә компания отышлы шартларда 99 млн сум күләмендә кредит рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны бизнесны алга таба үстерүгә юнәлдерде.

Бүгенге көнгә «Алинә Бухарова клиникасы»нда теләсә нинди эстетик проблемаларны хәл итү өчен 14 инновацион аппарат бар. Клиника тәкъдим иткән барлык технологияләр революцион булып тора, киң фәнни–дәлилләү базасына һәм куркынычсызлык профиленә ия.
Клиника кеше йөзенең, тәннең һәм тулаем организмның яшь үзгәрешләрен нәтиҗәле, югары технологияле коррекцияләү методларында специальләшкән. «Алинә Бухарова клиникасы» брендының визит карточкасы булып «3 сәгатьтә минус 10 ел» авторлык методикасы тора. Медицина процедуралары эчке сыйфат стандартлары нигезендә үткәрелә.

«Алина Бухарова Клиникасы» ҖЧҖ планнарында бизнесны киңәйтү дә, үткәрелә торган процедуралар ассортиментын арттыру да бар.