Коммерцияле булмаган
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды»
Элемтә өчен телефон:
420021, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 1001 пом. (сул канат)
→ Сезгә шатбыз: Дүш-Пнҗ 9:00 дән 18:00 кадәр, Җмг 9:00 дән 17:00 кадәр (Төшке аш 12:00 - 12:48)
Электрон почта
info@garfond.ru
Бердәм кредитлау үзәге: eck@garfond.ru
img
Телне сайлагыз
Безнең социаль челтәрләр
Оешма директоры
Мурзов Сергей Александрович
Кредит суммасы
10 000 000 сум
Поручительлек суммасы
5 000 000 сум
Сбер банк
«Парк Сервис» ҖЧҖ компаниясен төзү тарихы 1997 елдан башлана, ул вакытта компаниягә нигез салучы Сергей Мурзов җитәкчелегендәге зур булмаган производство декоратив куаклар, агачлар һәм күпьеллык чәчәкләр үстерә башлый. Тора-бара оешманың эшчәнлек өлкәсе киңәя, яңа заказлар барлыкка килә һәм «Парк Сервис» компаниясе, ландшафт дизайнын кулланып, рулоннардан һәм Европа җитештергән контейнер үсемлекләреннән әзер газон кулланып территорияләрне яшелләндерү карарын кабул итә, территорияләргә озак вакытлы сервис хезмәте күрсәтүне гамәлгә кертә, бакчачыларны яшелләндерү буенча бер тапкыр башкарыла торган эшләргә чакыра һәм консультацияләр бирә.
парк1.jpg 2009 елда «Парк Сервис» компаниясе үз территорияләрен киңәйтә: Лаеш районының Усады авылында декоратив үсемлекләр үстерү буенча үз питомнигы, шулай ук бакча үзәге барлыкка килә, ул тикшерелгән утырту материалы – декоратив агачлар, куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр кулланып, яшелләндерү буенча теләсә никадәр күләмдә эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Җитештерү күләмнәрен арттыру һәм чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтү өчен «Парк Сервис» компаниясенә заем финанславы кирәк булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды 5 млн.сум күләмендә «Икеләтә андеррайтингсыз механизм» продукты кысаларында поручитель булды, аның буенча компания отышлы шартларда 10 млн. сум күләмендә кредит рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлдерде.
парк2.jpg «Парк Сервис» компаниясенең мөһим объектларының берсе — Казан шәһәренең Кабан күле яр буе. Яр буенда 12 меңнән артык үсемлек — биш төрле тал, алмагач, өрәңге, ирга, камыш, җикәнбаш, җир тамыры, чыбыксыман каты кура, шомырт һәм башкалар утыртылган. Үсемлекләр елның салкын вакытын проблемаларсыз кичерерлек итеп, җирле климат шартларына җайлашу мөмкинлегеннән чыгып сайланганнар. Ел саен «Парк Сервис» компаниясе Кабан күле яр буендагы территориягә сервис хезмәте күрсәтә.
парк3.jpg Шулай ук «Парк Сервис» компаниясенең иң эре объектларының берсе – Казан шәһәренең Абсәләмов урамы буендагы «Ак чәчәкләр» бульвары. Бульварның бөтен территориясендә 1 меңнән артык зур агач һәм куак, ак чәчәкле күпьеллык агачлар (гортензия, спирея, лапчатка, кырлач, шалфейлар) утыртыла. Территорияне яшелләндерү проекты Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
парк4.jpg

Бүгенге көндә «Парк Сервис» компаниясе Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының күп кенә объектларында декоратив агачлар, куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр җитештерү белән шөгыльләнә.

«Парк Сервис» компаниясенең үз заманча махсус техникасы һәм квалификацияле белгечләре: архитекторлар, дизайнерлар, дендрологлар, агрономнар һәм бакча осталары бар.
парк5.jpg «Парк-Сервис» компаниясе Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасында актив катнаша, яшелләндерү өлешендә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларында катнаша.

«Парк-Сервис» компаниясенең Казандагы эре объектлары булып шулай ук «Кара күл» паркы, «Наратлык» паркы, Урицкий паркы, Шиһабетдин Мәрҗани урамын төзекләндерү, Федосеевская һәм Казансу елгасы ярлары арасында урнашкан нефтьчеләр бистәсе, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе территориясе һәм башкалар тора.
парк0.jpg «Парк Сервис» компаниясенең планнарында җитештерүне киңәйтү дә, продукция ассортиментын арттыру да бар.
парк7.jpg
парк8.jpg
парк9.jpg
парк10.jpg
парк11.jpg
парк12.jpg
парк13.jpg
парк14.jpg
парк15.jpg
парк16.jpg

БҮЛЕШҮ
0
Сайттан файдалануны дәвам итеп, сез cookie'лар куллану белән килешәсез.
РУС