Проектны гамәлгә ашыру
Металл рулоннар һәм конвейер тасмасының туктаусыз тавышы. Металл монда ут һәм суны түгел, ә гади табакны түбә профнастилына әверелдерә торган прокат станы аша уза. Бу "Профиль" компаниясенең Балтач районындагы төп эшчәнлеге.
«Профиль» предприятиесе Балтач районында 2008 елда ачылган. Башта бер линияне эшләтеп җибәрәләр, аннары профнастил җитештерү өчен икенче станок сатып алалар. Эшләнмәләргә ихтыяҗ акрынлап арта бара. Бүгенге көндә бизнес аена 5 миллион сумга кадәр табыш китерә.
Металлны «Северсталь Дистрибуция» АҖ компаниясеннән сатып алалар. Әзер эшләнмәне шәхси һәм юридик затларга җибәрәләр. Тәэмин итү географиясе әлегә якындагы районнар белән чикләнгән, әмма республика базарына чыгу планлаштырыла.
Бизнесны киңәйтү өчен акча кертү кирәк. 2021 елда предприятие ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондында микрозайм алды, Татарстанның Гарантия фонды кредит буенча поручитель булды. Алынган акчаларны әйләнештәге акчаларын тулыландыруга юнәлдерәләр.
Илнур Сираев билгеләп үткәнчә, поручительлек «Авылда эшмәкәрлек» ташламалы продукты кысаларында бирелгән. Катнашучылар булып крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, кооперативлар һәм авыл җирендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр тора ала. Әлеге продукт буенча Фонд поручительлеге күләме кредит суммасының 70%-ын тәшкил итә. Бүләкләү буенча минималь ставка – 0,5%, Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 5 миллион сумга кадәр.