«Рэйлюкс» компаниясен төзү тарихы 2015 елдан башлана, ул вакытта яктылык техникасы тармагында 8 елдан артык эш тәҗрибәсе булган белгечләр беренче яктылык-диодлы яктырткыч җыйганнар. Беренче вакытта «Рэйлюкс» компаниясенә нигез салучы Андрей Колесников җитәкчелегендә оешма зур булмаган заказлар үтәү белән шөгыльләнгән. Акрынлап оешманың эшчәнлек өлкәсе киңәя, компания, идарә итүнең дөрес курсы һәм компаниянең профессиональ командасының тырышлыгы, шулай ук тәҗрибәле белгечләрне: инженер–конструкторларны, маркетологларны һәм яктырткыч дизайнерларын җәлеп итү нәтиҗәсендә актив һәм ышанычлы үсеш ала. 2016 елда компания үз территорияләрен киңәйтә: Казан шәһәрендә үз җиһазлар склады һәм офисы барлыкка килә.
2017 елда беренче әһәмиятле объект – Татарстан Республикасының Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәге барлыкка килә. Объектта «Рэйлюкс» компаниясе җитештергән A-lux һәм P-lux светодиодлы яктырткычлар кулланып архитектура яктыртуы эшләнгән.

2018 елда уникаль дизайнлы яктылык-диодлы яктырткыч эшләүгә беренче патент теркәлә, 2020 елда сыйфат менеджменты системасының ISO 9001 халыкара стандартына туры килү сертификаты алына.
Бүгенге көндә «Рэйлюкс» компаниясе — профессиональ яктылык диодлы яктырткычлар җитештерүче завод. Компания өчен базарның төп сегментлары булып урам, парк, сәнәгать, сәүдә, офис, юл һәм архитектура яктыртулары тора.

Яктылык диодлы яктырткычлар җитештерү күләмен арттыру өчен «Рэйлюкс» компаниясенә заем финанславы кирәк булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды 5 млн.сум күләмендә «Кабат андеррайтингсыз механизм» продукты кысаларында поручитель булды, аның ярдәмендә компания отышлы шартларда 10 млн. сум күләмендә кредит рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлдерде.
«Рэйлюкс» компаниясе продукциясе, Балтийск шәһәреннән алып Көньяк Сахалинск шәһәренә кадәр, Россия Федерациясенең 88 эре шәһәрендә тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта 25тән артык энергия сервисы контракты төзелгән һәм үтәлгән. Яктылык техникасы өлкәсендә 7 ел эшләү дәверендә компания шәһәрләрне һәм төрле объектларны яктыртуда зур тәҗрибә кулланган.

2022 елда «Рэйлюкс» компаниясе яңа җиһазлар сатып алуга грант отты. Яңа югары технологияле җиһазлар компания бинасы территориясендә урнаштырылган һәм продукцияне әзерләгәндә эшкәртү процессын стандартлаштырырга һәм тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
«Рэйлюкс» компаниясенең планнарында җитештерүне киңәйтү дә, гамәлгә ашырыла торган проектларның энергия нәтиҗәлелеген арттыру да бар.

