Проектны гамәлгә ашыру
"Три кроватки" ("Өч карават") компаниясе тарихы 2016 елда башлана. Әлеге брендны булдыручы Никита Беликов хатыны белән беренче кызын көткәннәр. Бала тууга әзерләнеп, алар яраклы балалар караватын озак эзлиләр. Сайлау түгәрәк караватларга төшә, ул елларда аларга ажиотаж була, дип белдерде Никита Беликов. Гади генә сатып алудан балалар өчен өй җиһазларын сатып алу һәм аны Казанда сату идеясе барлыкка килгән.
Тупланган акчалар алай күп түгел иде. 150 мең сум акча салдык. Бу акчага 10 квадрат метрлы бинаны арендага алдык, анда кечкенә офис ясадык, товар сатып алдык. Беренче айда ук плюска чыктык. Алынган табышка күбрәк караватлар сатып алдык, товар белән профессиональ фотосессияләр ясый башладык. "Сатып ал-сат" схемасы буенча якынча бер ел эшләдек. 2017 елда матраслар ясарга карар кылдык. Производствоны кайнатаның гаражында эшләтеп җибәрдек, 50 квадрат метрда өч ел бизнес алып бардык. Әмма 2019 елда түгәрәк караватларга ихтыяҗ кимеде һәм яңа позицияләр кирәк иде һәм идеяләрнең берсе - популяр карават-йортлар ясау. "Бизнес-Онлайн" басмасына биргән интервьюсында Никита Беликов түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
"Карават-йортларны, кагыйдә буларак, Ваня дәдәйләр ясаган, алар үзләренең столярлык остаханәсендә аена 10-15 карават җыйганнар һәм аларны 20-30 мең сумнан сатканнар. Һәм бөтен Россия 2018 елда шундый иде, аена 100-200 карават җитештерә торган уенчылар юк иде, ә без ачык ихтыяҗ күрдек. Без "Instagram" сторизында: "сез мондый караватны 15 мең сумга сатып алыр идегезме?" дигән сорауны яудырдык.", - һәм меңләгән "Әйе!" җавабын кабул иттек - дип комментарий бирде Никита Беликов.
Үзләренең җитештерүләре булмаган. Компания бөтен ил буйлап ышанычлы поставщиклар эзли. Бүгенге көндә бу җиде Россия җитештерүчесе. Сату күләме аена 700 караваттан артып китә. Сату базары - Татарстан территориясе генә түгел, кибет филиаллары инде берничә төбәктә ачылган. Җитештерүне киңәйтүгә заем финанславы да таләп ителә. Татарстан Республикасының Гарантия фонды микрозайм буенча поручитель була. Кредит акчалары материаллар һәм өстәмә товарлар сатып алуга тотыла.
Компаниядә продукция китерү географиясен киңәйтергә җыеналар. Нигез салынганнан бирле инде 7000 нән артык карават сатылган.