«Интеллектуаль актив» продукты буенча поручительлекләр бирү шартлары
|
Тәэмин итү төре |
Поручительлек |
|
Заем алучының максатчан сегменты |
- 2007 елның 24 июлендәге «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 209-ФЗ номерлы Федераль законында билгеләнгән шартлар нигезендә кече һәм урта предприятиеләргә, шул исәптән микропредприятиеләргә кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары (юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр); - 2007 елның 24 июлендәге «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 209-ФЗ номерлы Федераль законында билгеләнгән шартлар нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары; - Шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының 2021 елның 26 мартындагы 142 номерлы боерыгы нигезендә ОК 029-2014 Гомумроссия икътисади эшчәнлек төрләре классификаторының төп коды (КДЕС Ред. 2) нигезендә өстенлекле проектларны гамәлгә ашыручы физик затлар (Шартларга 1 нче кушымта) |
|
Кредитлау максаты |
Инвестицияләү, әйләнештәге акчаларны тулыландыру, рефинанслау, реструктуризацияләү |
|
Максималь поручительлек срогы |
Кредит характерындагы килешүнең гамәлдә булу срогына + 120 көн |
|
Максималь поручительлек суммасы Заемщикка/Заемщиклар төркеменә |
14,25 млн сум |
|
Кредитны тәэмин итү |
Бәясе бәйсез бәяләү үткәрү турындагы хисап белән расланган һәм поручительлек күләменнән артып киткән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, ярдәм итү инфраструктурасы оешмаларына, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга караган интеллектуаль милек объектларына хокуклар залогы. |
|
Поручительлекләрнең максималь күләме |
95%-ка кадәр |
|
Поручительлек валютасы |
Россия Федерациясе сумнары |
|
Кредит валютасы |
Сумнар/Валюта |
|
Поручительлек өчен бүләкләү |
Поручительлек килешүенең гамәлдә булу срогына поручительлек суммасыннан елына 0,75% |
|
Бүләкләүне түләү тәртибе |
Поручительлекләр бирүнең расланган тәртибе нигезендә. |
|
Поручительлекнең максатчан билгеләнеше
|
Финанс оешмалары белән төзелә торган кредит характерындагы килешүләр буенча заем алучыларның (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларның) йөкләмәләре өлешен үтәүне тәэмин итү. |
|
Поручительлекнең гамәлгә кертелү датасы |
Гамәлдә булу вакыты, билгеләнгән график буенча түләү яисә аның өлешен түләү шарты үтәлгән очракта, бирелгән вакыттан башлана |
|
Поручительлекнең гамәлдән чыгу датасы |
Кредит килешүе нигезләмәләре буенча билгеләнә торган кредит йөкләмәсен үтәү датасыннан соң 120 көн узгач |
|
Таләп хокукының күчүе |
Фонд заемщиктан поручительлек буенча финанс оешмасы түләгән суммаларны регресс тәртибендә кайтаруны таләп итү хокукына ия була. |
|
Финанс оешмасына таләпләр |
Фонд белән хезмәттәшлек турында килешү булу |
|
Гарантия очрагы |
Кредит килешүләре яисә кредит характерындагы башка килешүләр буенча алынган акчалата сумманы заем алучының 90 көннән артык вакыт эчендә тулысынча яисә өлешчә кире кайтару йөкләмәсен үтәвен кичектерү. |