Коммерцияле булмаган
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды»
Элемтә өчен телефон:
420021, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 1001 пом. (сул канат)
→ Сезгә шатбыз: Дүш-Пнҗ 9:00 дән 18:00 кадәр, Җмг 9:00 дән 17:00 кадәр (Төшке аш 12:00 - 12:48)
Электрон почта
info@garfond.ru
Бердәм кредитлау үзәге: eck@garfond.ru
img
Телне сайлагыз
Безнең социаль челтәрләр

«Стандарт» продукты буенча поручительлек бирү шартлары

 

Тәэмин итү төре

Поручительлек

Заем алучының максатчан сегменты

- Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә коммерция эшчәнлеген, шул исәптән инвестиция эшчәнлеген алып барган, 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» Федераль законында билгеләнгән шартлар нигезендә кече һәм урта предприятиеләргә, шул исәптән микропредприятиеләргә кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары (юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр);

-Татарстан Респуюбликасы территориясендә теркәлгән, 2007 елның 24 июлендәге «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 209-ФЗ номерлы Федераль законында билгеләнгән шартлар нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары;

- Шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән физик затлар

Кредитлау максаты

Инвестицияләү, әйләнештәге акчаларны тулыландыру, рефинанслау

Максималь поручительлек срогы

Кредит характерындагы килешүнең гамәлдә булу срогына + 120 көн

Максималь поручительлек суммасы

Түбәндәге максатларга: әйләнештәге акчаларны тулыландыру, гамәлдәге кредитларны рефинанслау:

- бер заемщикка (бәйле заемщиклар төркеменә) 70 млн сумга кадәр
Түбәндәге максатларга: инвестиция проектлары һәм әйләнештән тыш активларга кертемнәр:

1. күчемсез милек объектларын (шул исәптән җир кишәрлекләрен) сатып алу һәм җитештерү, сәүдә итү яки хезмәт күрсәтү максатларында файдалану өчен күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә, шулай ук офис биналарын урнаштыруда катнашу;

2. биналарны капиталь һәм агымдагы ремонтлау чыгымнары;

3. җайланмалар һәм транспорт чаралары сатып алу һәм ремонтлау;

4. лицензияле программ тәэминат сатып алу;

5. эре мөгезле терлек, сарык, кәҗә, нәселле атлар сатып алу

- бер заемщикка 100 млн сумга кадәр;

- бәйле заемщиклар төркеменә 120 млн сумга кадәр

Кредитны залог белән тәэмин итү

Заемщик йөкләмәләре суммасының кимендә 50% ы (күчемле һәм күчемсез милек, җиһазлар һәм товар-материаль кыйммәтләр, тәэмин итүнең башка төрләре)

Максималь поручительлек күләме

50%-ка кадәр

Поручительлек валютасы

Россия Федерациясе сумнары

Кредит валютасы

Сумнар/Валюта

Поручительлек өчен бүләкләү

- Икътисади эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторының төп коды ОК 029-2014 (КДЕС Ред. 2) нигезендә икътисадның өстенлекле тармакларында эшчәнлек алып баручы заемщиклар өчен поручительлекнең тулы гамәлдә булу срогы өчен поручительлек суммасыннан 1,0% (Шартларга 1 нче кушымта)

- Елына 1,5% – Шартларга 1 нче кушымтада күрсәтелгән исемлеккә кермәгән заемщиклар өчен

Бүләкләүне түләү тәртибе

Поручительлекләр бирүнең расланган тәртибе нигезендә.

Поручительлекнең максатчан билгеләнеше

 

Финанс оешмалары белән төзелә торган кредит характерындагы килешүләр буенча заем алучыларның (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларның) йөкләмәләре өлешен үтәүне тәэмин итү.

Поручительлекнең гамәлгә кертелү датасы

Гамәлдә булу вакыты, билгеләнгән график буенча түләү яисә аның өлешен түләү шарты үтәлгән очракта, бирелгән вакыттан башлана

Поручительлекнең гамәлдән чыгу датасы

Кредит килешүе нигезләмәләре буенча билгеләнә торган кредит йөкләмәсен үтәү датасыннан соң 120 көн узгач

Таләп хокукының күчүе

Фонд заемщиктан поручительлек буенча финанс оешмасы түләгән суммаларны регресс тәртибендә кайтаруны таләп итү хокукына ия була.

Заем алучыга таләпләр

Заем алучы – юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгән, шулай ук индивидуаль эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат булдырмый гына гамәлгә ашыручы физик затлар, 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» Федераль закон таләпләренә туры килә торган коммерция оешмалары

Финанс оешмасына таләпләр

Фонд белән хезмәттәшлек турында килешү булу

Гарантия очрагы

Кредит килешүләре яисә кредит характерындагы башка килешүләр буенча алынган акчалата сумманы заем алучының 90 көннән артык вакыт эчендә тулысынча яисә өлешчә кире кайтару йөкләмәсен үтәвен кичектерү.

0
Сайттан файдалануны дәвам итеп, сез cookie'лар куллану белән килешәсез.
РУС