Яр Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркы резидентлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы оешмалар вәкилләре һәм «КИП «Мастер» АҖ җитәкчелеге белән очрашты.
Чара кысаларында катнашучылар Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең актуаль федераль һәм республика чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, Бердәм кредитлау үзәгенең өлкән икътисадчысы Альбина Матросова бизнес–бергәлекне 2025 елда эшмәкәрләр компанияләрне үстерү өчен файдалана алырлык гамәлдәге федераль ташламалы программаларның шартлары белән таныштырды.

Ул шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен, шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган сәнәгать һәм индустриаль парклар резидентлары өчен гарантияле ярдәм шартларын да атады.

Эшмәкәрләр шулай ук облигацияләр һәм цифрлы финанс активлары кебек заем финанслауның альтернатив инструментлары һәм аларның өстенлекләре белән таныштылар.
Финанс оешмаларында заем финанславын алганда залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган эшмәкәрләр файдалана ала торган гарантияле ярдәм турында, шулай ук финанс базары инструментлары турында тулырак мәгълүматны < b>+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары яисә Фондка Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга була.
Эшмәкәрләргә ярдәмнең шулай ук ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылуын билгеләп үтәбез.