НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Йөкләмә суммасының 95% ын тәшкил иткән гарантияле ярдәм нәтиҗәсендә Татарстан эшмәкәре интеллектуаль милек хокукларын залогка биреп заем рәсмиләштерә алды

19 сентябрь, 2024
Йөкләмә суммасының 95% ын тәшкил иткән гарантияле ярдәм нәтиҗәсендә Татарстан эшмәкәре интеллектуаль милек хокукларын залогка биреп заем рәсмиләштерә алды

Татарстан Республикасында «Файдалы модель» пилот проекты старт алды. Татарстан бизнесы беренче мәртәбә физик залогсыз интеллектуаль милек залогына займ рәсмиләштерә ала.

Проект «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән аның буйсынуындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды катнашында Татарстан Республикасы фәнни – техник мәгълүмат үзәге белән берлектә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасында мондый займны беренчеләрдән булып анатомик, ортопедик һәм инновацион бьюти–мендәрләр җитештерү белән шөгыльләнгән Казан шәһәре эшмәкәре рәсмиләштерде.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының «Интеллектуаль актив» продукты буенча 6,9 млн сум күләмендә гарантияле ярдәме нәтиҗәсендә (бу йөкләмә суммасының 95%-ын тәшкил итә), Татарстан эшмәкәре җитештерүне үстерү өчен 4 елга Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондыннан 7,25 млн сум күләмендә займ ала алды.

«Интеллектуаль актив» продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлеге, килешү буенча төп куркынычларны үз өстенә алып, товар билгесе, патент, программа продукты рәвешендә матди булмаган активлары булган Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына үсәргә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы фәнни – техник мәгълүмат үзәге интеллектуаль милекне бәяләүчене эзләүдә ярдәм күрсәтә һәм Роспатентта йөкләмә салу процессында килешүне контрольдә тота.

Тулырак консультацияне түбәндәге телефон аша: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18, һәм Фондка Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Татарстан эшмәкәрләре шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында һәм Телеграм-каналында үз бизнесларының гарантияле ярдәм алу шартларына туры килү–килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.