НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

«Минем бизнес» үзәге челтәрдә алдап урлаудан саклану турында сөйли

13 сентябрь, 2024
«Минем бизнес» үзәге челтәрдә алдап урлаудан саклану турында сөйли

«Минем бизнес» үзәге хәбәр иткәнчә, соңгы берничә атнада хезмәтләрдән файдаланучыларга һәм «Минем бизнес» социаль челтәрләренә язылучыларга билгесез кулланучылардан төрле тәкъдимнәр белән хәбәрләр килә. «Минем бизнес» үзәге алдап урлаудан сакланырга ярдәм итә торган мәгълүмати карточкалар әзерләде.

Карточкалар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фондының рәсми Телеграм-каналында танышырга мөмкин: https://t.me/garfondrt  

Әгәр сез законсыз гамәлләр белән очрашсагыз яки алдап урлау шаһиты булсагыз – түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыгыз: 

  • «02» (мобиль телефоннан - «102»);
  • «112»;
  • яисә Татарстан буенча МВДның «ышаныч телефонына» 8(843) 291-20-02.

Сурәт чыганагы: freepik.com