Алабугадагы лак-буяу материаллары җитештерүче ташламалы шартларда компанияне үстерүгә гарантияле ярдәм алды.
Шәхси эшмәкәр Владимир Гудь предприятиесенә 1992 елда нигез салынган. Баштарак төп җитештерү сибелүчән төзелеш материалларын фасовкалаудан гыйбарәт булган.
Инде 1993 елда ук шпаклевкалар, ә 1998 елда – ПВА нигезендә күптөрле җилем җитештерү буенча линия эшли башлаган.

2002 елда предприятие «Bravo» сәүдә маркасы белән су дисперсияле буяулар һәм эмальләр җитештерә башлый, ә инде 2007 елда акрил нигезендәге декоратив штукатуркалар җитештерүгә керешә.
2016-2022 елларда Татарстан җитештерүчесе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге белән кредит оешмаларында 97 млн сум заем финанславы җәлеп итә алды.

Фонд предприятиегә компаниянең кредитлар буенча залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаганда гарантияле продуктлар кысаларында 45 млн сумлык гарантияле ярдәм күрсәтте.
Бүгенге көндә компаниянең үз логистик ресурслары бар, бу Россия төбәкләренә продукция илтү мөмкинлеген бирә. Алабуга җитештерүчесе үз продукциясен Казан, Мәскәү, Екатеринбург һәм Краснодар шәһәрләрендә оештырыла торган күргәзмәләрдә даими рәвештә тәкъдим итә.

Компания продукция ассортиментын арттыруны да, җитештерү мәйданнарын киңәйтүне дә планлаштыра.
Шуны искәртик: кредитны залог белән тәэмин итү җитәрлек булмаса, эшмәкәрләр бер заемчыга 100 млн сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә 120 млн сумга кадәр инвестиция максатларында һәм әйләнештән тыш акчаларга, башка максатларда 70 млн сумга кадәр ТР Гарантия фонды ярдәменнән файдалана ала. Шул ук вакытта икътисадның өстенлекле тармакларында эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өчен поручительлек өчен түләү поручительлек суммасыннан елына 1%, ә башка заемщиклар өчен елына 1,5% тәшкил итә.
Гарантияле ярдәм алу шартлары буенча җентекле консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша алырга мөмкин.
Эшмәкәрләргә ярдәм ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.