Безнең республика эшмәкәрләре шәригать нормалары нигезендә компанияне үстерүгә Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә гарантияле ярдәмнән файдалана ала.
Партнерлык финанславы проектларын гамәлгә ашыру буенча экспериментта катнашучы пилот регионнарның региональ гарантия оешмалары арасында беренче булып Татарстан Республикасы Гарантия фонды Партнерлык финанславы буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына (https://cbr.ru/admissionfinmarket/navigator/Part_fin/) кертелде.
Шәригать нормалары нигезендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Россия ислам университеты белән берлектә, беренче булып ислам хокукы кануннарына туры килә торган һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланган уникаль «Даман» ислам продуктын булдырды.
«Даман» ислам продукты кысаларында Татарстан Республикасының 21 эшмәкәре Татарстан Республикасы Гарантия фондының 34,95 млн сумлык ярдәменнән файдаланган, бу аларга шәригать нормалары нигезендә 88,8 млн сум җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Бирелгән поручительлек Татарстан бизнесына компания һәм производствоны үстерү өчен җиһазлар, автомобиль, махсус техника һәм товар сатып алуда ярдәм итә.
Мисал өчен, Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә сәнәгать паркы резидентларының җитештерү объектларын төзү буенча оешма сәнәгать паркы территориясендә төзелеш алып бару өчен кирәкле металл конструкцияләр сатып алуга ТР Эшмәкәрлекне яклау фондыннан 3 млн сум күләмендә ярдәм ала алды.
Татарстан Республикасының «Даман» ислам финанс продукты буенча Гарантия фонды бирә ала торган поручительлекнең максималь суммасы 50 млн сум, ә поручительлек күләме – йөкләмә суммасының 50% кадәр тәшкил итә.
Тулы консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.
Республика бизнесына ярдәм итүнең иң мөһим һәм актуаль яңалыкларыннан хәбәрдар булып тору өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының Телеграм-каналына язылыгыз (https://t.me/garfondrt)!
Сурәт чыганагы: freepik.com