НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында Әлмәт районы эшмәкәрләре белән фикер алыштылар

30 май, 2025
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында Әлмәт районы эшмәкәрләре белән фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Әлмәт муниципаль районы эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашуда катнашты.

Чара 2025 елның 29 маенда Россия эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итү кысаларында «Фабрика креативных процессов» («Креатив процесслар фабрикасы») күп функцияле креатив яшьләр пространствосы территориясендә узды.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, Бердәм кредитлау үзәгенең өлкән икътисадчысы Альбина Матросова 2025 елда эшмәкәрләр компанияләрен үстерү өчен файдалана ала торган гамәлдәге федераль ташламалы программаларның шартларын, шулай ук финанс оешмаларында заем финанславын алганда залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына гарантияле ярдәм шартларын әйтте.

Очрашуда район эшмәкәрләре шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен махсус эшләнгән ташламалы продуктлары – «Махсус хәрби операциягә ярдәм», «Даман» һәм «Интеллектуаль актив» турында да белделәр.

Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле бизнес-берләшмәне облигацияләр һәм санлы финанс активлары кебек заем финанслауның альтернатив инструментлары белән таныштырды һәм аларның өстенлекләре турында сөйләде.

Гарантияле ярдәм турында тулырак мәгълүматны  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт.

Эшмәкәрләргә ярдәм «Эффективная и конкурентная экономика» («Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад») илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Мой бизнес» («Минем бизнес») төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.