2025 елның 25 февралендә Район Мәдәният Йортында Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган эшмәкәрлеккә ярдәм институтлары вәкилләре катнашында Спас районы эшмәкәрләре бергәлеге белән очрашу булды.
Эшлекле очрашу кысаларында Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән республиканың экспортка юнәлтелгән эшмәкәрләренә ярдәм итүнең федераль һәм төбәк чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва Спас районы бизнес – бергәлеген «Сәнәгать ипотекасы» һәм «Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне ташламалы кредитлау» федераль ташламалы программаларының шартлары, шулай ук финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма заем финанславын җәлеп иткәндә залог белән тәэмин ителеш җитәрлек булмаган республика эшмәкәрләренә поручительлек рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтү шартлары белән таныштырды.
Эшмәкәрләр шулай ук ТР Гарантия фондының республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен махсус эшләнгән ташламалы продуктлары турында да белделәр.
.png)
Әйтик, «СВОга ярдәм» продукты кысаларында контракт буенча хәрби хезмәткә бер яисә берничә хәрби бурычлы хезмәткәрне җибәргән предприятиеләр һәм СВОдан кайткан шәхси эшмәкәрләр гарантияле ярдәмнән поручительлек суммасыннан елга 0,1% белән 25 млн сумга кадәр күләмдә файдалана ала.
Интеллектуаль милек хокуклары залогына займ рәсмиләштерергә теләгән эшмәкәрләр «Интеллектуаль актив» продукты буенча йөкләмә суммасыннан 95% -ына кадәр гарантияле ярдәмгә исәп тота ала.
Шулай ук шәригать нормалары нигезендә компанияне үстерү өчен җиһазлар, автомобиль, махсус техника яки товар сатып алырга ниятләгән эшмәкәрләр, ТР Гарантия фондының уникаль ислам продукты – «Даман» продукты кысаларында комиссия түләүләре алынмый торган 50 млн сумга кадәр гарантияле ярдәмгә дәгъва итә ала. Эшмәкәрләр Фондның операция чыгымнарын гына каплый.
Светлана Боброва район бизнес-бергәлегенә поручительлек рәвешендә гарантияле ярдәмгә икътисадның барлык тармакларыннан диярлек эшмәкәрләрнең, шул исәптән авыл җирендә эшчәнлек алып баручылар, экспортерлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары резидентларының дәгъва итә алуын искәртте. Уен бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрдән кала.
Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында һәм Телеграм-каналында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала алуын искәртәбез.
Эшмәкәрләргә ярдәм шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.