НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Бизнес Фестта Татарстан эшмәкәрләре финанс базары инструментлары турында белделәр

02 июль, 2025
Бизнес Фестта Татарстан эшмәкәрләре финанс базары инструментлары турында белделәр

2025 елның 26 июнендә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ–парк мәйданчыгында эшмәкәрләр өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Сбер тарафыннан оештырылган «Бизнес Фест» масштаблы чарасы узды.

Татарстанның 2 меңнән артык эшмәкәре тәҗрибә уртаклашу, уңышлы кейслар белән танышу һәм бизнеста заманча трендлар турында мәгълүмат алу мөмкинлеген алды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының Гарантия фонды чара партнерлары күргәзмәсендә экспонент сыйфатында катнашты, аның барышында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта бизнес субъектларына гарантия ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча Татарстан бизнес–җәмәгатьчелеге белән берничә консультацион сөйләшү уздырды.

 

Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге вәкилләре эшмәкәрләрне 2025 елда компанияләр үсеше өчен файдалана алырлык гамәлдәге федераль ташламалы программаларның шартлары, облигацияләр һәм санлы финанс активлары кебек заем финанслауның альтернатив инструментлары һәм аларның өстенлекләре белән таныштырдылар.

Гарантияле ярдәм һәм финанс базары инструментлары турында тулырак мәгълүматны +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.

Эшмәкәрләргә ярдәмнең шулай ук ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан да гамәлгә ашырылуын билгеләп үтәбез.