НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстанда бизнеска дәүләт финанс ярдәме күләме 10 млрд сумнан артып китте

21 ноябрь, 2024
Татарстанда бизнеска дәүләт финанс ярдәме күләме 10 млрд сумнан артып китте

Ярдәм бизнеска ярдәм итүнең төбәк финанс институты - «Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» тарафыннан күрсәтелде. Республика кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ташламалы финанслау «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бирелә.

10 еллык эшчәнлек дәверендә ярдәм институты 10 млрд сумнан артык 5 мең микрозайм биргән. Татарстан фонды капитал күләме һәм бирү күләме буенча илнең иң нәтиҗәле шундый дәүләт оешмалары өчлегенә керә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы буйсынуында эш алып бара.

"Республика җитәкчелеге Икътисад министрлыгы һәм Фонд белгечләре белән берлектә клиентка юнәлтелгәнлек принципларына нигезләнгән хезмәт күрсәтү механизмын һәм бизнеска ярдәм итү чараларын камилләштерү буенча эш алып бара. Ташламалы финанслауга гаризаларны карау срогы 2018 елда 180 көннән 2024 елда 3-5 көнгә кадәр кыскарды, бу республика бизнесына проектларны үстерүгә акчаларны оператив һәм үз вакытында җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.", - дип сөйләде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова

Хәзер фонд портфелендә, махсуслашканнарын - СВО катнашучылары булган компанияләргә ярдәм итү өчен һәм партнерлык продуктларын да кертеп, 7 финанс продукты бар. Продуктлар буенча процент ставкасы елына 1% тан 9,5% ка кадәр тәшкил итә, бу РФ Үзәк банкының төп ставкасы үсеше шартларында бизнес өчен дәүләт финанславы алу мөмкинлеген арттыра. Ярдәм эшмәкәрлек эшчәнлегенең төрле өлкәләрен - экспортерларны, җитештерү предприятиеләрен, сәнәгать парклары резидентларын, технологик компанияләрне һәм башкаларны колачлый.

Ташламалы финанслау кече компанияләргә һәм микробизнеска 5 млн сумга кадәр, стартапларга ташламалы ставка буенча өч елга кадәр срокка 3 млн сумга кадәр алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

2024 елда Фонд партнерлык (ислам) финанслау буенча пилот проекты кысаларында эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтә башлады. Фонд арсеналында Россия ислам институты белән берлектә эшләнгән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмаләре шурасы белән килештерелгән ике продукт - «Мурабах-ярдәм» һәм «Иджара-җитештерүне үстерү» продуктлары бар. Әлеге программалар буенча республика эшмәкәрләренә 100 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. 

Ярдәм алуга гаризаны «МСП.РФ» порталында онлайн бирергә мөмкин. Шунда ук кирәкле документлар пакеты белән дә танышырга мөмкин. Ярдәм алуга гаризаны турыдан-туры эшмәкәрлеккә ярдәм фондында да тапшырырга була. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме ТР Икътисад министрлыгы һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сурәт чыганагы: freepik.com