«Регионнар - тотрыклы үсеш» конкурсының оештыру комитеты, эксперт бергәлеге белән берлектә, предприятиеләрнең транспорт һәм логистика чыгымнарын оптимальләштерү максатыннан, IT-технологияләрне гамәлгә кертү өчен үзебезнең программ тәэминатны сатып алуга киткән чыгымнарның 20%-на кадәр компенсацияләү өчен предприятиеләр сайлап алуны игълан итә.
Сайлап алуның максаты:
Логистиканы цифрлаштыру юнәлеше буенча үз илебезнең өр-яңа мөмкинлекләрен (программ тәэминатны) кулланышка кертү исәбенә хезмәтҗитештерүчәнлегенарттыру.
Сайлап алуда түбәндәге эшчәнлек юнәлешендәге предприятиеләр катнаша ала:
Сәнәгать предприятиеләре;
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр;
Сәүдә предприятиеләре;
Склад һәм бүлеп билгеләү үзәкләре;
Транспорт хезмәтләрен күрсәтүче предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр (транспорт милекчеләре);
Логистикада өстәмә хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр (иминиятләштерү, таможня һәм экспедиторлык тәэминаты, махсус техника арендалау һ. б.).
Программаны гамәлгә ашыру предприятиеләргә түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
Кадрлар (операторлар, логистлар, экспедиторлар һ. б.) кытлыгын киметү ;
Исәп-хисап һәм идарә процессларын автоматлаштыру;
Йөкләр логистикасының ачык булуын тәэмин итү;
Кул операцияләрен киметүне һәм сервислардан файдалануны тәэмин итү;
Электрон документ әйләнешен гамәлгә кертү һәм бердәм мәгълүматлар базасын булдыру.
«Логистиканы цифрлаштыруга бәйле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен проектлар Инициаторларына грантлар бүлеп бирү турында» нигезләмә сайтта урнаштырылган: www.infra-konkurs.ru.
Гаризаларны кабул итү 20.12.2024-20.02.2025 башкарыла.
Гариза формасының кушымтасы.
Килеп туган мәсьәләләр буенча «Регионнар – тотрыклы үсеш» конкурсының Оештыру комитетына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз»: 8 (800) 775-10-73, +7 (915) 317-77-89, +7 (926) 631-74-71 Биткова Юлия Владимировна.
Сурәт чыганагы: freepik.com