НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Ютазы муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

16 сентябрь, 2024
Ютазы муниципаль районы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән таныштылар

Ютазы муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашуда Татарстан Республикасы эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнары өчен нинди актуаль ярдәм чаралары булуы һәм үз продукцияләрен тышкы базарларга чыгару турында фикер алыштылар.

 

 

Очрашу 2024 елның 11 сентябрендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге вәкилләре катнашында узды.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва район эшмәкәрләренә ташламалы кредитлау программалары һәм заем финанславын рәсмиләштергәндә залог белән җитәрлек тәэмин ителмәгән Татарстан эшмәкәрләренә һәм үзмәшгульләренә поручительлек рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтү шартлары турында сөйләде, шулай ук «СВОга ярдәм» һәм «Даман» гарантияле продуктлары белән таныштырды.

  

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле залдагы эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде һәм индивидуаль консультацияләр уздырды.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында һәм Телеграм-каналында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.