Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ДОМ.РФ дәүләт компаниясе тарафыннан эшләнгән коммуналь һәм төзелеш-юл техникасына ташламалы лизинг программасы эшли башлады.
Кризиска каршы төп чараларның берсе буларак әлеге инструмент илебезнең техника җитештерүчеләренә ярдәм итәчәк, Россия Федерациясе субъектларында мондый машиналар паркын яңарту мөмкинлекләрен киңәйтәчәк һәм икътисадка хосусый инвестицияләр җәлеп итүне стимуллаштырачак.
Ташламалы лизинг программасы Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан субсидияләнә торган шәхси инвестицияләр җәлеп итү өчен облигацияләр чыгару хисабына гамәлгә ашырыла. Җәлеп ителгән акчалар лизинг компанияләренә заемнар рәвешендә лизинг алучыларга аны киләчәктә тормышка ашыру өчен ташламалы шартларда 10% ставка белән биреләчәк.
Программаның 2030 елга кадәрге гомуми пакеты 50 млрд сум тәшкил итәчәк. Анда иң эре лизинг компанияләре: лизинг портфеле күләме 100 млрд сумнан да ким булмаган һәм югары кредит рейтингы булган СберЛизинг, Газпромбанк Лизинг, Росагролизинг һәм башкалар (булмаса – югары рейтинглы компания гарантиясе) катнашачак.
«Шул исәптән кризиска каршы чараларның берсе буларак та без формалаштырган яңа инструмент берьюлы берничә хәл итәчәк. Беренче чиратта, төбәкләргә һәм муниципалитетларга ярдәм итәчәкбез, беренче кирәкле техниканы сатып алу өчен ташламалы шартлар тәэмин итәчәкбез. Шул рәвешле 6 меңгә якын машинаны яңартырга исәп тотабыз.
Икенчедән, үзебезнең махсуслаштырылган машина төзелеше предприятиеләрендә җитештерү күләмнәрен саклап калу һәм үстерү өчен өстәмә стимул тудырачакбыз.
Якындагы өч елда әлеге механизмны гамәлгә ашыруга 2,5 млрд сум күләмендә бюджеттан финанслау карала», – дип билгеләп үтте Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов.
«Россиялеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү – ДОМ.РФ компаниясенең өстенлекле бурычларының берсе. Тормыш сыйфаты күп факторлардан тора, шул исәптән урамнарның чисталыгыннан, җәмәгать киңлекләренең уңайлылыгыннан, юлларның куркынычсызлыгыннан бәйле. Шуңа күрә, шәхси инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсен кулланып, без Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә төбәкләргә шәһәрләрне төзекләндерү өчен техника сатып алырга һәм модернизацияләргә ярдәм итәчәк программаны булдырдык һәм эшләтеп җибәрдек. 2025 елда программага акча җәлеп итү күләме 15 млрд сумга якын булыр дип көтәбез. Инде хәзер үк без төбәкләрнең программага зур кызыксынуын билгеләп үтәбез. Аңа беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы һәм Чувашия Республикасы кушылачак», – дип сөйләде ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко .
Программаны гамәлгә ашыру шәһәрләрне уңайлы мохит тудыру өчен техниканың киң номенклатурасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Болар - кардан җыештыру машиналары, асфальт салгычлар, йөк төягечләр, грейдерлар, бульдозерлар һәм тракторлар.
Шулай ук 2030 елга кадәр авыл хуҗалыгы техникасына ташламалы лизинг буенча 330 млрд сум күләмендә шундый ук программа эшләтеп җибәрүгә әзерләнә. «Агромаш», «Ростсельмаш», «Петербург трактор заводы» кебек эре заводлар техника җитештерүчеләр ягыннан программада катнашырга әзер булуларын белдерделәр инде. Бу үзебездә җитештерелгән сыйфатлы техниканы фермерлар өчен кулайрак итәргә, Россия авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сурәт чыганагы: freepik.com
Материал чыганагы: https://minpromtorg.gov.ru/press-centre/news/5b290771-b2ff-4b49-a87f-8602bda2b917