НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан эшмәкәрләре Бөтенроссия халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсендә бушлай катнаша алачак

16 сентябрь, 2024
Татарстан эшмәкәрләре Бөтенроссия халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсендә бушлай катнаша алачак

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстанның социаль эшмәкәрләрен һәм җитештерүчеләрен «ЛАДЬЯ. Кышкы Әкият» халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсендә катнашырга чакыра, ул 2024 елның 18 – 22 декабрендә Мәскәүдә узачак.

«Минем бизнес» үзәге теркәү җыемы, күргәзмә мәйданы һәм җиһазлар арендасы өчен 600 мең сумга кадәр түләүне үз өстенә алачак.

Бу хезмәт Республиканың «Социаль предприятие» статусына ия җитештерүчеләре һәм эшмәкәрләре өчен ачык. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге статуска 190нан артык бизнес субъекты ия.

«Социаль предприятие» статусы шулай ук ярдәм чаралары комплексына: субсидияләр һәм грантлар, ташламалы финанслау, махсуслаштырылган белем бирү программалары, мөлкәт белән ярдәм, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне ташламалы шартларда арендалау мөмкинлеге бирә.

Хезмәт «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашыра.

Чарада катнашу өчен теркәлү сылтама буенча ачык.

Ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе номеры буенча алырга мөмкин8(843) 524-90-90.