НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстанның металл эшләнмәләр җитештерүчесе лазер җиһазлар сатып алуга гарантияле ярдәм алды

09 апрель, 2025
Татарстанның металл эшләнмәләр җитештерүчесе лазер җиһазлар сатып алуга гарантияле ярдәм алды

Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмендә Казаннан гаилә үз эшен гамәлгә ашыру өчен лазер җиһазлары сатып ала алды.

«Строй из металла» («Металлдан төзе») компаниясе үз эшчәнлеген 2023 елда башлады. Яшь компаниянең төп эшчәнлеге булып эретеп ябыштыру өстәлләре, мангаллар, бордюрлар, төтен чыгару өчен калпаклар, декор элементлары һәм заказ буенча эшләнмәләр ясау тора. Бүгенге көндә хезмәткәрләр саны 3 кеше тәшкил итә.

2024 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды стартап компаниягә кредит оешмасында заем финанслауны рәсмиләштергәндә поручительлек бирү рәвешендә 3,3 млн.сумлык гарантия ярдәме күрсәтте. Компания 9,3 млн сумлык кредит рәсмиләштерә һәм җитештерүне автоматлаштыру өчен лазер җиһазлары сатып ала алды.

Татарстан эшмәкәре шулай ук продукция ассортиментын арттыру һәм җитештерү егәрлекләрен киңәйтү өчен өстәмә җиһазлар алуны планлаштыра.

«Югары технологияле җиһазлар сатып алу максатларында сез «Тотрыклы үсеш» ташламалы лизинг программасы кысаларында Татарстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Әлеге программа шартлары буенча лизинг срогы – 5 елга кадәр, җиһазларның максималь суммасы – 20 млн сумга кадәр. Шунысы мөһим, ТР Гарантия фонды поручительлеге белән лизинг бирелгәндә – аванс түләве башкарылмый», – дип билгеләп үтте ТР Гарантия фонды вәкиле Альбина Матросова.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма заем финанславын (кредит, займ, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә залог белән җитәрлек тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә поручительлек рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.

Мондый ярдәмгә җитештерү, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек өстенлекле тармакларда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр дәгъва итә ала. Уен бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр моңа керми.

Гарантияле ярдәм буенча тулырак консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.

Эшмәкәрләргә ярдәм «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.