Казан эшмәкәрләре һәм үзшөгыльлеләре өчен бушлай онлайн-вебинар үткәрәчәкләр. Очрашуда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсе турында фикер алышачаклар.
Спикерлар арасында - ТР буенча УФАС җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов һәм Казанның конкурент сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе хезмәткәрләре. Алар кызыксындырган сатып алуларны ничек табарга һәм ничек гариза бирергә икәнен сөйләячәкләр. Шулай ук эшмәкәрләр әлеге өлкәгә яңа гына килүчеләрнең нинди хаталарга юлыгуларын беләчәкләр.
Вебинар пәнҗешәмбе көнне, 2023 елның 25 маенда узачак. Анда катнашу өчен https://forms.yandex.ru/cloud/64524ae4c769f113617c6e64/ сылтамасы буенча теркәлергә кирәк. Трансляция 10:30 дан алып 13:00 гә кадәр https://vk.com/video/@zakupki_ikmo_kzn?list=cbbe2ef23fcc5b669c&preview=&webcast=&z=video-217301881_45623901 сылтамасы буенча планлаштырылган.