НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Менделеевск районы эшмәкәрләрен гарантияле ярдәм күрсәтүнең яңа шартлары белән таныштырдылар

03 март, 2025
Менделеевск районы эшмәкәрләрен гарантияле ярдәм күрсәтүнең яңа шартлары белән таныштырдылар

2025 елның 26 февралендә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният сараенда эшмәкәрлекне яклау институтлары вәкилләренең Менделеевск районы эшмәкәрлек бергәлеге белән очрашуы булды.

Чара Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляевның хисап сессиясен уздыру кысаларында үткәрелде.

Эшлекле очрашу барышында республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең актуаль чаралары, шул исәптән Татарстан эшмәкәрләренең тышкы базарларга чыгуына бәйле чаралар турында фикер алыштылар.

Район эшмәкәрләрен Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтүнең яңа шартлары белән куркыныч туу ихтималы белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина таныштырды.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Фондның гарантияле ярдәменнән Татарстан эшмәкәрләре генә түгел, ә Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы Россия эшмәкәрләре дә файдалана ала. Фонд инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш акчаларга гарантияле ярдәмне бер займ алучыга 100 млн сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә 120 млн сумга кадәр арттырды.

Эшмәкәрләр шулай ук ТР Гарантия фондының республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен махсус эшләнгән ташламалы продуктлары – «СВОга ярдәм», «Даман» һәм «Интеллектуаль актив» гарантияле продуктлары турында да белделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек тәэмин ителешкә ия булмаган эшмәкәрләргә заем финанславын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясен) рәсмиләштергәндә поручительлек бирү рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында һәм Телеграм-каналында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Эшмәкәрләргә ярдәм шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.