НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә
Клиентларыбыздан бәяләмә
Без күрсәткән ярдәм
Игорь Молокин
"ВАХИТОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ДИАГНОСТИКА ҮЗӘГЕ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы

Без медицина үзәген реконструкцияләү һәм офтальмология җиһазларын сатып алу өчен займ алдык. Моның өчен Гарантия Фондына мөрәҗәгать иттек. Фонд хезмәткәрләре барлык кирәкле документларны дөрес рәсмиләштерергә һәм җыярга ярдәм иттеләр. Һәм иң кыска вакыт эчендә без акча алдык.

Илмир Сабиров
"Фабрика картона" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы

Гарантия фонды 9 миллион сумлык поручительлек бирде. Безгә барысын да тиз эшләделәр. Хәзер без икенче линия төзелешен тәмамлау өчен яңа кредит алырга җыенабыз. Гарантия фондына кабат мөрәҗәгать итәчәкбез!

Алена һәм Дмитрий Лефлер
ООО "Жаворонок" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте

Безнең кредитлауда тәҗрибә булмады. Без Татарстан Республикасының Гарантия фонды каршындагы Бердәм кредитлау үзәгенә мөрәҗәгать иттек.  Тиешле документларны электрон почта аша җибәрдек, ә белгечләр үзләре гариза төзеделәр һәм банкларга җибәрделәр. Барлык мәсьәләләрне дә дистанцион рәвештә хәл иттеләр

Марат Байкиев
"Алабуга аккумулятор заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры

Безнең предприятие зур. Елына миллион ярым аккумулятор батареяларын җитештерәбез. Заманча җиһазлар сатып алу өчен кредит алдык. Барлык документларны да электрон почта аша җибәрүебез зур плюс. Һәм безнең гаризаны 3 көн эчендә карадылар.

Альберт Сөләйманов
"Татхимпласт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры

Гарантия фонды белән без инде беренче ел гына хезмәттәшлек итмибез. Башта Фонд 25 миллион сумга, аннары 12 миллион сумга поручитель булды. Без үз производствобызны киңәйтә һәм өстәмә линияне эшләтеп җибәрә алдык.

Диләрә Габдрахманова
«Ива мебель» үрелгән эшләнмәләр фабрикасы җитәкчесе

Без Гарантия фондын кредитлауның бердәм үзәге аша уздык. Әйләнештәге чараларны тулыландыруга займ алдык. Гаҗәп, тик бернинди кыенлыклар да тумады. Документларны оператив рәвештә җыйдык һәм займны тиз алдык.

Виктор Сутягин
"АККИРЕЕВО" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры

Гарантия фонды белән хезмәттәшлек безгә язгы кыр эшләрен уздыруга тиз һәм кыска вакыт эчендә кредит алырга мөмкинлек бирде. Фондның эше кредит алу өчен залог активлары һәрвакыт җитми торган урта һәм кече бизнесны үстерүгә ярдәм итә. Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

Алмаз Аубакиров
"Алмаз" җиһаз компаниясе директоры

Гарантия фонды безгә бик ярдәм итте.  Бердәм кредитлау үзәге белгечләре 2 көн эчендә безнең гаризаны рәсмиләштерделәр. Документларны тутырырга ярдәм иттеләр һәм бөтен пакетны җыйдылар. Без белгечләр белән тәүлегенә 24 сәгать диярлек элемтәдә булдык. Безгә бер тапкыр да ярдәм итүдән баш тартмадылар. Кешелекле булулары һәм оперативлык өчен зур рәхмәт!

Илдар Сафиуллин
«Рыбное место» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аквафермасы директоры

Барлык финанс учреждениеләре диярлек залог сорый.  Безнең җиһазларны залог сыйфатында кабул итмиләр.  Без Гарантия фондына мөрәҗәгать иттек. Оешма безгә кредит суммасыннан 70% ка кадәр поручительлек бирде. Һәм без йомык су белән тәэмин итү җайланмаларын сатып ала алдык.

Сергей Акульчев
«Акульчев» компанияләр төркеме хуҗасы Сергей Акульчев

Гарантия Фондына проектны башлауда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Без Француз пирожныйларын җитештерәбез. Поручительлек ярдәмендә без Россиядә тулысынча автомат линияне сатып алган һәм урнаштырган беренче компания булдык.

Тәлгать Кильдияров
БРИО компанияләр төркеменең финанс директоры

Гарантия фонды ярдәмендә без финанслауны 90 млн. сумга җәлеп иттек. Шулай итеп, соңгы гаризаны караганда, Фонд җитәкчелеге командировкада булуга карамастан, поручительлек бирү турында килешү дистанцион рәвештә гамәлгә ашырылды, бу исә финанслау ачу вакытын 5 көнгә кыскартты.

Рамил Фәйзуллин
Файзуллин крестьян-фермерлык хуҗалыгы шәхси эшмәкәре

Без авыл хуҗалыгы кошларын үрчетү белән шөгыльләнәбез. Без «Авылда эшмәкәрлек» программасы буенча үттек. Гарантия фонды безгә 350 000 сумга поручительлек бирде.  Займ акчаларына без азык-төлек һәм күзәнәкләр өчен төзелеш материаллары сатып алдык. Әкренләп киңәя барабыз.

Илһам Шакиров
«СП «Смаиль» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры

Үзебезнең залог җитмәгәнлектән без Гарантия фондына мөрәҗәгать иттек. Безгә 30 млн. сумга поручительлек бирделәр.  Кредит акчасына без 1100 баш эре мөгезле терлеккә мегаферма төзедек һәм заманча җайланмалар сатып ала алдык. Фондның барлык белгечләренә ихлас рәхмәт белдерәбез. Без дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга һәм алга таба хезмәттәшлекне дәвам итүгә ышанабыз. Гарантия фондына уңышлар телибез.

Андрей Ляпунов
"ГК "Союз-Регион" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры

Гарантия фонды директорына һәм барлык коллективка хезмәттәшлек һәм поручительлек рәвешендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. 2018 елда без моношәһәрләрне финанслау программасына кердек. Аңлашыла, безнең тарафтан ирешелгән бу уңыш - җентекле уртак эш, Сезнең белгечләр белән даими хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе.

Хәлил Сабирҗанов
"Агрофирма "Новый Юраш" ябык акционерлык җәмгыяте

Без Гарантия Фондына мөрәҗәгать иттек һәм ике атна эчендә займ финанславын ала алдык. 10 миллион сум күләмендә кредит алдык. Поручительлек суммасы 5 миллион сум тәшкил итә. Акча чәчү эшләренә әзерләнүгә юнәлтелгән. Фонд директорына безнең мәсьәләдә шәхси катнашуы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ул шәхсән безнең басуларга килеп, агрофирмабызны карап чыкты.

Тәлгать Фәттахов
Фәттахов Тәлгать Гомәр улы крестьян-фермерлык хуҗалыгы шәхси эшмәкәре

Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән мин ике кредит ала алдым. Барлык акчаларны без крестьян-фермерлык хуҗалыгын үстерүгә юнәлттек. Бездә иң түбән процент ставкаларының берсе иде һәм без бер атна эчендә займ алдык. Киләчәктә "Авылда эшмәкәрлек" программасы буенча лимитны арттыруны телибез. Хәзер ул 5 млн. сум тәшкил итә. Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам.

Андрей Куркин
Шәхси эшмәкәр Куркин Андрей Геннадьевич

Без товарларны төрү өчен пластмасс эшләнмәләр җитештерәбез. Җитештерү Бөгелмәдә урнашкан.  Без хәтта Гарантия фонды офисына да килмәдек. Белгечләр белән дистанцион рәвештә эшләдек. Хәзер без үз җитештерүебезне киңәйтергә планлаштырабыз, өстәмә җиһазлар сатып алачакбыз. Ул силикон клейлары җитештерү буенча яңа линия составында кулланылачак. Җилем үз сәүдә маркасы белән чыгарылачак

Фердинанд Хәйруллин
"Кызыл Юл" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе

Без Балтач районында 1000 баш терлеккә исәпләнгән мегаферма төзибез. Инвестицион проектыбызны гамәлгә ашыру өчен без Татарстанның әйдәп баручы финанс оешмасыннан займ акчаларын алдык. Татарстан Республикасының Гарантия Фонды кредит буенча поручитель булды, чөнки займ суммасы өч йөз миллион сумнан артык тәшкил итә иде. Тапшыруның барлык этапларында безгә белгечләр киңәшләрен бирделәр, һәм без акча алдык.

Алмаз Әхмәтов
"Олд Бой Казань" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте

Безнең Barbershop чәчтарашханәләр челтәре бар. Ир-атларның чәчәрен кисү буенча махсуслашабыз. Казанда инде 3 салон ачылды. Ләкин челтәребезне киңәйтергә уйлыйбыз. Шуңа күрә займны эшне үстерү өчен алдык. Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Безгә барлык документларны җыярга һәм тутырырга гына ярдәм итеп калмыйча, ә "Стандарт"продукты буенча поручительлек тә бирделәр.

Эльдар Дулкин
"Комфорт" компанияләр төркеменең үсеш буенча директоры

«Комфорт» компанияләр төркеме азык-төлек булмаган товарлар белән ваклап сатуда һәм күчемсез милек белән килешүләр юнәлешендә эшли. Бизнесны үстерү өчен кредитлауда зур тәҗрибәбез бар. Без Гарантия фондының ярдәменнән файдаландык. Бу безгә партнер банктан кирәкле сумманы алырга мөмкинлек бирде. Гарантия фондына бирелгән поручительлекөчен рәхмәт.

Руслан Кәлимуллин
Шәхси эшмәкәр Кәлимуллин

Безнең Мөслим районында үз крестьян-фермерлык хуҗалыгыбыз бар бар. Үз эшчәнлегебезне "чиста" кырда башладык. Ферма төзедек. Хәзер бездә 60 баш бар. Сөт һәм ит җитештерәбез. Барлык продукцияне район буенча сатабыз. Ләкин хәзер без хуҗалыкны киңәйтәбез. Тагын 60 баш терлек өчен ферма төзибез. Төзелешне без Гарантия фонды ярдәме белән башлый алдык. Алар кредит буенча үз поручительлекләрен бирделәр.

Айдар Исмәгыйлев
"Мойдодыр" компанияләр төркемен гамәлгә куючы

Татарстан Республикасының Гарантия Фондына без поручительлек сорап мөрәҗәгать иттек, займ һәм поручительлекне атна дәвамында алдык. Гарантия фонды белән хезмәттәшлек итеп, компания персоналының һөнәри якын килүен, шулай ук барлык мәсьәләләрне хәл итүдә оперативлыгын билгеләп үтәсем килә. Алга таба да уңышлар һәм лаеклы партнерлар телим.

Айнур Нотфуллин
"Татарстан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры

Без Балтач районында мегаферма төзү буенча зур инвестиция проектын гамәлгә ашырабыз. Безнең проектның бәясе ярты миллиард сум диярлек. Үзебезнең залог җитми иде. Шуңа күрә безгә дәүләт ярдәме бик кирәк булды. Грантия фонды һәм Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе ярдәмендә без эшләрне төгәлләү өчен җитмәгән сумманы ала алабыз.

Исмәгыйль Хөснетдинов
"СервисНефтеПроект" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры

Безгә үзебезнең технологияләр нигезендә майлы калдыкларны эшкәртү җайланмасын ясау өчен финанс кирәк иде. Бу безнең Магнитогорск металлургия комбинатыннан беренче коммерция заказы иде. Без банктан Гарантия фонды поручительлеге астында кредит алдык. Фонд белән хезмәттәшлек безнең компанияне яңа орбитага чыгарды һәм эре уенчыларга эксклюзив технологияләр алырга мөмкинлек бирде.

Сергей Шубин
"Автолига" компанияләр төркеме генераль директоры

Безнең бизнес 2001 елдан бирле эшли. Элек бинаны арендага ала идек, хәзер әкренләп күчемсез милек сатып алабыз. Аны сатып алу өчен займ финанславы кирәк иде. Гарантия Фонды кредит буенча поручительлек бирде. Хезмәттәшлек җиңел үтте. Документлар тапшырдык һәм җавап алдык. Безнең мондый җиңел килешү күптән булганы юк иде. Гарантия фондының барлык хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлемен.

Әмир Шакиров
Шакирова Фатилә Габдулла кызының крестьян-фермерлык хуҗалыгы вәкиле

Мин Гарантия фонды барлыгын һәм аның нәрсә белән шөгыльләнгәнлеген белә идем. Фонд поручительлеге астында кредит алдык. Белгечләр яхшы һәм оператив эшләделәр. Без сиптергеч өчен займ алдык. Җиһаз сатып алу ярдәмендә без яхшы уңыш ала алдык. Шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнәбез. Аны без Буа шикәр заводына җибәрәбез. Хәзер без бизнесны ничек үстерергә икәнлеге турында уйланабыз. Ярдәм сорап кабат мөрәҗәгать итәрбез дип ышанам.

Фәнил Кадыйров
Кадыйров Фәнил крестьян-фермерлык хуҗалыгы шәхси эшмәкәре

Безнең җирләрнең мәйданы-3000 гектар. Бодай, арпа, борчак һәм шикәр чөгендере үстерәбез. Уңыш җыеп алынган диярлек. Ләкин без язгы кыр эшләренә әзерләнә башладык. Шуны өчен займ акчасы кирәк булды да инде. Гарантия фонды поручительлеге астында банктан 20 миллион сумлык кредит алдык. Ягулык-майлау материаллары, техника өчен запас частьләр һәм үсемлекләрне химик саклау чаралары сатып алачакбыз.

Сергей Полянских
"АГРО-СОЮЗ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы

Гарантия фонды белән без 2015 елдан хезмәттәшлек итә башладык. Алты тапкыр без кредит буенча поручительлек алдык. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик яхшы ярдәм. Барлык займ акчаларын без әйләнештәге чараларны тулыландыру өчен алдык. Хуҗалыгыбызны зурайту, мөгезле эре терлек асрау буенча өстәмә корпуслар төзү хакында планнарыбыз бар.

Анатолий Сусарин
"Табар" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкиле

Без беренче тапкыр Татарстан Республикасы Гарантия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Әйләнештәге чараларны тулыландыру өчен 5 млн сум кредит акчасы алдык, Фонд кредит буенча поручитель булып тора. Гариза бер атна эчендә каралды. Алынган акчага ягулык-майлау материаллары, запас частьләр һәм минераль ашламалар сатып алырга планлаштырабыз.Түләп бетергәннән соң, тагын бер тапкыр Гарантия фонды поручительлеген алырга телибез.

Илнур Мадьяров
"Залесный" агрофирмасы генераль директоры

Безгә күрсәтелгән ярдәм өчен Гарантия фондына һәм "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" корпорациясенә рәхмәтле. Кредит поручительлеге ярдәмендә без предприятиебезне үстерү өчен зур кредит ала алдык. Бүген бездә 22 кошчылык корпусы, үз эшкәртү корылмалары, киң сату географиясе һәм алга таба үсәргә әзерлек бар. Без 6 мең тонна җитештерелгән продукция планкасына ирешергә планлаштырабыз.

Айгөл Ханова
Ханова крестьян-фермерлык хуҗалыгы

Без авыл хуҗалыгы кошын (йомырка сала торган тавыклар, бройлер чебиләр, темп, авангард һәм муларт үрдәкләре) асрыйбыз. Кредит акчалары иске ташландык кошчылык комплексын реконструкцияләүгә кирәк булды. 18 миллион сум алдык. Займ алганда залог кирәк булды, Гарантия фонды поручитель иде. Әлеге дәүләт ярдәме безгә займ алырга ярдәм итте. Без бинаны төзекләндерә алдык һәм җиһазларны тулысынча яңарта алдык. Ләкин моның белән генә тукталып калырга җыенмыйбыз.

Азат Авзалов
«Феникс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры

Татарстан Республикасының Гарантия фонды ярдәмендә «Сбербанк России» ПАО безнең предприятиегә тулы цикллы 2400 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгыз комплексы төзелешенең беренче этабын төзүгә инвестиция кредиты бирде: 800 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгыз фермасы. Кредит акчасына материаллар һәм җиһазлар сатып алдык. Документлар пакетын әзерләгәндә белгечләрнең үз вакытында ярдәм итүләре бик күңелле күренеш булды.

Рамил Абдуллин
«Е-ком Трейд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең коммерция директоры

Татарстан Республикасы Гарантия Фондына безгә электрон коммерция өлкәсендә эшләүче компания буларак актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Россиянең һәм дөньяның эре интернет мәйданчыкларында сату җитештерүче өчен яңа мөмкинлекләр ача. Җитештерүчеләр өчен электрон сәүдә үсешенә өлеш кертүебез белән горурланабыз. Көйләнгән эш алып барулары һәм документларны тиз арада рәсмиләштерүләре өчен Гарантия фонды коллективына аерым рәхмәт.

Кадәрия Лотфуллина
"Лотфуллина Кадәрия" крестьян-фермерлык хуҗалыгы

2017 елдан башлап безнең төп эшчәнлегебез Алексеевск районында яшь кошларны үстерү. Яшел Үзән районында без итне эшкәртәбез һәм төрәбез. Күпләп алучыларга һәм ваклап сатучыларга сатабыз. "Авылдагы эшмәкәрлек" продуктлары буенча бурычка акча алдык. Гарантия фонды поручитель булды. Займ әйләнештәге акчаларны тулыландырырга кирәк булды. Кышка азык сатып алып, терлекләрнең баш санын арттырачакбыз.

Елена Власова
Шәхси эшмәкәр «Власова Елена Сергеевна»

Мин «Дар речи» логопедия үзәгенә нигез салучы. Ул сөйләмдә тайпылышлары һәм үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларга ярдәм күрсәтә. Эшебезне киңәйтү сәбәпле, мин хезмәтләр спектрын арттырырга һәм өстәмә бина сатып алырга карар кылдым. Бинаны сатып алырга Гарантия фонды ярдәме белән алынган кредит мөмкинлек бирде. Фонд белгечләре документлар җыюда тиз арада ярдәм күрсәттеләр.

Радик Урманчеев
"Леснеруд" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы

Компанияләр төркеменә берничә компания керә. Без гидротехник корылмалар төзү белән шөгыльләнәбез, төрле металл конструкцияләр җитештерәбез, Татарстан Республикасының берьюлы берничә районында күперләр төзедек. Ләкин безнең иң перспективалы юнәлешләрнең берсе - диңгез йөк транспортын үстерү. Шуңа күрә без кредит алдык. "Стандарт" продукты буенча кредит безгә киләсе елда ук суга чыгарып җибәрәчәк ике баржа сатып алырга ярдәм итте.

Михаил Батанов
"Әгерҗе ит комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры

Безнең предприятие ит продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Безнең продукциягә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Татарстан Республикасы Гарантия фонды белән 2018 елдан бирле хезмәттәшлек итәбез. Гарантия фондына бирелгән поручительлекләре өчен рәхмәт. Алар ярдәмендә әйләнештәге чараларны тулыландыру өчен ике кредит килешүе төзеп, без әйләнештәге капиталыбызны 20% ка арттыра алдык.