Мингалиев Марат Зиннур улы
Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга авылында урнашкан «Кама – Агро» ҖЧҖнең барлыкка килү тарихы 2016 елдан башлана.Улвакытта эре мөгезле терлекләрнең баш саны 100 баш тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган, ике тапкыр «Кама – Агро» ҖЧҖгә «Кабат андеррайтингсыз механизм» продукты буенча 25 млн сум күләмендә поручительлек биргән Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторлар, нәселле таналар сатып алу һәм үуҗалыкны үстерү өчен 50 млн сум күләмендә заем финанслауны җәлеп итә алды.
Бүгенге көндә «Кама – Агро» ҖЧҖ Балык Бистәсе районының сөт һәм ит җитештерү, шулай ук бөртекле һәм азык культуралары үстерү белән шөгыльләнгән әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып тора. Хуҗалык кирәкле техника һәм эре мөгезле терлекләрне тоту һәм культуралар үстерү өчен биналар белән җиһазландырылган.
Эре мөгезле терлекләр саны шактый артты һәм 1 500 баш тәшкил итә, чәчү мәйданы 7 000 гектар тәшкил итә.
«Кама – Агро» агрофирмасы продукциясенең төп сатып алучылары булып «Скопа» ҖЧҖ, «Агрокорм» ҖЧҖ, ««Нур» СК» ҖЧҖ, «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ, «Арча»ҖЧҖ тора.
«Кама – Агро» ҖЧҖ планнарында җитештерүне киңәйтү дә, продукция ассортиментын арттыру да бар.
Билгеләп үтик, Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.