НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстанда 150 кеше «Яшь эшмәкәрләр өчен бизнес-старт» программасында укый

20 ноябрь, 2023
Татарстанда 150 кеше «Яшь эшмәкәрләр өчен бизнес-старт» программасында укый

2023 елның 15-30 ноябренда Татарстанда эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләрен үзләштерергә теләгән һәркем өчен яңа белем бирү программасы уза. Катнашучылар очрашуларга, вебинарларга, онлайн лекцияләргә һәм бизнес-экспертлар белән консультацияләргә бушлай йөриләр.

Беренче дәрестә 150 татарстанлы заманча модельләштерү ысулларын һәм технологияләрен кулланып, бизнес-идеяне чынбарлыкка әйләндерергә өйрәнде. Яшь эшмәкәрләрне алда ике атналык белем бирү программасы көтә, анда катнашучылар бизнес алып баруның хокукый һәм финанс нигезләренең үзенчәлекләрен аңлый алачак, финанс максатлар куярга һәм бизнесны масштабларга өйрәнәчәк.

Укуның нәтиҗәсе офлайн очрашу булачак, анда катнашучылар бизнес ачу буенча сораулар бирә, үз бизнес-проектларын яклый һәм жюри әгъзаларыннан эксперт бәясен ала алачак.

Уку «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем Бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган.