«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2023 елның 01 декабрендә Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Җамалиев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге вәкилләре катнашында эшмәкәрләр берләшмәсе белән очрашу узды.
Очрашу барышында районның экспортка юнәлтелгән предприятиеләре өчен тышкы икътисади эшчәнлек алып бару мәсьәләләре һәм республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең актуаль чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва район эшмәкәрләрен ташламалы кредитлау программалары, кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары белән таныштырды.