НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Илкүләм проект буенча Татарстан предприятиеләре «СВОга ярдәм» ташламалы продукты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана ала

26 сентябрь, 2024
Илкүләм проект буенча Татарстан предприятиеләре «СВОга ярдәм» ташламалы продукты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана ала

Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «СВОга ярдәм» ташламалы продукты буенча республика эшмәкәрләренә ярдәм итүне дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендәге дәүләт ярдәменнән махсус хәрби операциядә (СВО) катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хезмәткәрне җибәргән микро, кече һәм урта предприятиеләргә караган Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары файдалана ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 ел эчендә 2024 елның 25 сентябренә торыш буенча «СВОга ярдәм» продукты кысаларында республикабызның 5 компаниясе икътисадның төрле тармакларыннан 5,9 млн сумлык гарантияле ярдәмнән файдаланды, бу аларга 18 млн сум заем финанславы җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Татарстан Республикасы Гарантия фондының «СВОга ярдәм» продукты буенча поручительлегенең максималь суммасы 3 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 60% ына кадәр. Шул ук вакытта бүләкләү буенча ставка теркәлгән һәм поручительлек суммасыннан елына 0,1% тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды заем финанславын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек тәэмин ителешкә ия булмаган эшмәкәрләргә поручительлек бирә.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирүнең төп шартлары булып түбәндәгеләр тора:

  • Поручительлек суммасы - 70 млн сумга кадәр;
  • Поручиельлек күләме - кредит суммасыннан 70% кадәр;
  • Комиссион бүләкләү — елынан 0,1 алып – 1% кадәр.

Татарстан эшмәкәрләре «СВОга ярдәм» ташламалы гарантияле продукты буенча: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп тулырак консультация ала алалар: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.

Татарстан Республикасында илебез эшмәкәрләренә ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сурәт чыганагы: freepik.com