НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстаннан 250 кеше Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашачак

19 октябрь, 2023
Татарстаннан 250 кеше Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашачак

2024 елда Бөтендөнья яшьләр фестивале Россия белән якын һәм ерак чит илләрдән 20 меңнән артык яшь активистны берләштерәчәк. Фестиваль 2024 елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр Сочида узачак, ә аннары бер атна дәвамында чит ил катнашучылары Россия төбәкләренә барачак.

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр 20 мең кеше, шул исәптән яшь галимнәр, IT-белгечләр, медиа һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, экологлар, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, инженерлар, туризм, авыл хуҗалыгы, агротехнологияләр, урбанизация һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру өлкәсендәге белгечләр, ирекле, волонтерлык һәм хәйрия оешмалары лидерлары һәм башкалар катнаша ала.

Моннан тыш, фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр чарада 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр - Россиядән 500 һәм чит илләрдән 500 яшүсмер катнашу мөмкинлеге алачак.

Гаризаны 2023 елның 4 ноябренә кадәр fest2024.com сайтында катнашучы яки волонтёр сыйфатында бирергә мөмкин.

Искәртеп узабыз, Казанда Бөтендөнья яшьләр фестиваленең волонтерларын җәлеп итү һәм әзерләү үзәге эшли башлады, ул Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге базасында булдырылган.

Казанда волонтерларны җәлеп итү һәм әзерләү үзәге Идел буе федераль округы волонтерларын өйрәтә һәм координацияли торган дүрт оешманың берсенә әверелде. Аларга барлыгы 180 волонтёр сайлап алыначак, шуларның 120 - Татарстан Республикасыннан, ә 60 - Удмуртиядән булачак.