НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

НДФЛ һәм иминият взносларын администрацияләүнең актуаль мәсьәләләре вебинарда каралачак

26 март, 2024
НДФЛ һәм иминият взносларын администрацияләүнең актуаль мәсьәләләре вебинарда каралачак

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2024 елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә салым түләүчеләрне «НДФЛ һәм иминият взносларын администрацияләүнең актуаль мәсьәләләре» темасына вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар спикеры: Гүзәл Арикова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы.

Чарада катнашучыларга физик затларның кеременә һәм салым түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен салым иминият взносларын күләмен билгеләү һәм түләү тәртибе турында сөйләячәкләр, шулай ук көн тәртибендә каралган темалар буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

Вебинар бушлай, катнашу өчен, мәгълүматны реаль вакыт режимында алу мөмкинлеген кулдан ыкындырмас өчен https://w.sbis.ru/webinar/5a0eeade-b978-40e8-837d-8f1f4077ae47 сылтамасы буенча алдан теркәлергә кирәк.

 

 

Фотосурәт чыганагы: freepik.com