НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

ЕНС шартларында бурычларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре вебинарда каралачак

24 ноябрь, 2023
ЕНС шартларында бурычларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре вебинарда каралачак

Быел 2023 елның 1 гыйнварыннан салымнар Федераль казначылыкның бердәм счеты аша түләнә. Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан түләүләрне эшкәртү белән Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе шөгыльләнә.

Шуңа бәйле рәвештә күп кенә компанияләрдә һәм шәхси эшмәкәрләрдә мондый сораулар туа: бердәм салым түләү һәм бердәм салым счеты турында нәрсә белергә кирәк, бердәм салым счетының уңай сальдосын формалаштыручы суммаларны исәпкә алу һәм кире кайтару ничек башкарыла, ЕНС шартларында бурычны ничек җайга салырга.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар ЕНС шартларында бурычларны җайга салу барышында туа торган сорауларны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Вебинар 2023 елның 29 ноябрендә 10.00 сәгатьтә узачак. Спикер буларак Идарәнең Бурычларны көйләү бүлеге башлыгы Элина Лекомцева чыгыш ясаячак.

Вебинарда катнашу бушлай, моның өчен, эксперттан кыйммәтле белем һәм киңәшләр алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен, сылтама буенча алдан теркәлү мөһим.

Сылтама: https://w.sbis.ru/webinar/9532a9f4-c407-498a-a746-e96c991b7063

Сурәт чыганагы: http://freepik.com