Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды максаты Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерү булган "Безнекеләрне бел" яңа Россия брендлары конкурсына старт бирелү турында игълан иттеләр.
Катнашучылар булып компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәткән эшмәкәрләр кече һәм урта бизнес вәкилләре тора ала.
Гаризалар 2023 елның 23 ноябреннән 2024 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Икенче сезонда гаризалар биш юнәлеш буенча кабул ителә:
Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада танытылуда ярдәм, уку программаларына керә алу хокукын, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, эре чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәмен алачак.
Җиңүчеләрне сайлаганда ел әйләнеше үсеше темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәясе, конкурс жюрисының фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак.
Конкурсның шартлары белән монда таншырга мөмкин.