НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Илкүләм проект буенча Татарстан бизнесы 2023 елның беренче яртыеллыгында рекордлы 7,4 млрд сумлык ташламалы кредитлар җәлеп итә алды

03 июль, 2023
Илкүләм проект буенча Татарстан бизнесы 2023 елның беренче яртыеллыгында рекордлы 7,4 млрд сумлык ташламалы кредитлар җәлеп итә алды

Гарантияле республика ярдәме белән «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы беренче яртыеллыкта рекордлы 7,4 млрд сумлык заем финанслауын җәлеп итә алды.

Татарстанның кредит алу өчен җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән 485 эшмәкәре 2,9 млрд сумлык ташламалы гарантия ярдәме алды. Республиканың бизнес-берләшмәсенә заем финанслауны алуда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәм күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшчәнлеге предметы булып банклар бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары йөкләмәләре буенча йөкләмәләр бирү тора.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды авыл җирлегендә, эшкәртү производствосы, төзелеш, хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендә (шул исәптән интернет-мәйданчыкларда) эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр, индустриаль һәм сәнәгать парклары экспортерлары һәм резидентлары өчен ташламалы гарантия продуктлары сата.

Санкцияләр басымы шартларында эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен булдырылган иң кирәкле продукт булып «Ярдәм – 2023» ташламалы гарантия продукты тора.

"Ярдәм-2023" продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 70 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% ына кадәр. Бүләкләү ставкасы 0,5 процент тәшкил итә.

Беренче яртыеллыкта әлеге продукттан Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында 164 эшмәкәр файдаланган, бу аларга 3,5 млрд сумлык займ финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Бирелгән поручительлекләр күләме 1,1 млрд сум тәшкил итә.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фондына түбәндәге эшмәкәрләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала:

  • МСП реестрында торучылар, шулай ук үзмәшгульләр;
  • хезмәткәрләр саны 250 кешедән артмаган;
  • керем 2 млрд сумнан артмаган;  
  • уен бизнесы һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнмәгәннәр.

Гариза бирергә, үз бизнесыңны гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук тел.: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 алырга мөмкин.