НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан бизнесына беренче тапкыр «Даман» партнерлык финанслау продукты буенча гарантияле ярдәм күрсәтелде

07 май, 2024
Татарстан бизнесына беренче тапкыр «Даман» партнерлык финанслау продукты буенча гарантияле ярдәм күрсәтелде

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенә «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә Арча районы сәнәгать паркы резидентларының җитештерү объектларын төзү оешмасы сәнәгать паркы территориясендә төзелешне гамәлгә ашыру өчен кирәкле металл конструкцияләр сатып алу өчен 3 млн сум күләмендә «Мурабах–2024» продукты буенча Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды ярдәмен ала алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россия ислам университеты белән берлектә ислам хокукы каноннарына туры килә торган һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе Улемнәр Советының поручительлек бирү буенча яңа финанс продукты  рөхсәт ителү турында 14.02.2024 ел 72  нче номерлы  рәсми карары нигезендә «ДАМАН» гарантия продуктын булдырды.

«Даман» партнерлык финанслау программасы кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фондының продукт буенча поручительлекнең максималь суммасы 50 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме йөкләмә суммасының 50% ка кадәр.

«Даман» продукты ярдәмендә ислам хокукы кануннарын тотучы Татарстан Республикасы эшмәкәрләре шәригать нормаларына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдаланырга хокуклы.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сурәт чыганагы: freepik.com