«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан бизнесы һәм үзмәшгульләре үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен бушлай тәкъдим итә ала. Эшмәкәрләр реклама буенча ярдәмне «Минем бизнес» үзәгендә алырга мөмкин.
Мондый мөмкинлектән республиканың 200 гә якын бизнесмены файдаланган инде. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында компания сайлау өчен реклама аша таныту өчен оптималь пакетлы хезмәтләр комплексын сайлый ала:
Программа шартлары нигезендә, эшмәкәрләр товар билгесенә таныклык булганда ярдәм алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Сурәт чыганагы: freepik.com