Татарстанның «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башларга ниятләгән бизнеска, үзмәшгуль һәм физик затларга 11 меңнән артык бушлай хезмәт күрсәтте. Барлык хезмәтләр дә цифрлы рәвештә алынган.
«2023 елның беренче 6 аенда 2 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз продукциясен федераль күргәзмәләрдә тәкъдим итте, маркетплейсларга чыкты, бизнесны һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү өчен укыту үтте, квалификациясен күтәрде, хисап сервисларына һәм ЭДОга керү мөмкинлеген алды», - дип уртаклашты Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары — «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова.
Шулай ук 300дән артык үзмәшгуль республика территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашты, шул исәптән Россия эшмәкәрлеге көннәрендә 3 көнлек «Мин Татарстан булам да инде» ярминкәсендә 10 млн сумнан артык акча эшләде.
«Минем бизнес» үзәге базасында ай саен социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту уза. Онлайн укыту эшкуарлык нигезләрен өйрәнүгә һәм бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә 850 дән артык кеше белем алган. Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 350 мең сумга кадәр тәшкил итә, сумма бизнес-планга бәйле. Киләсе уку 2023 елның 25-28 июлендә узачак.
Бүгенге көндә «Минем бизнес» үзәге төрле эшмәкәрлек соратулары буенча хезмәтләр комплексы тәкъдим итә. Хәзер МСП.РФ цифрлы платформасында түбәндәге бушлай хезмәтләрне күрсәтүгә гариза бирергә мөмкин:
Исегезгә төшерәбез, ярдәм программалары Россия Федерациясе Президенты һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлык иткән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның «Минем бизнес» үзәге базасында гамәлгә ашырыла.
Бушлай хезмәтләр алу өчен консультация сорап «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә түбәндәге номер буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)524-90-90.