НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы көнендә 3,5 меңнән артык кеше үзмәшгульләр ярминкәсендә булды

31 август, 2023
Татарстан Республикасы көнендә 3,5 меңнән артык кеше үзмәшгульләр ярминкәсендә булды

Татарстан үзмәшгульләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Республика көнендә узган ярминкәдә ярты миллион сум акча эшләделәр. Чарада 3,5 меңнән артык кеше кунак булды.

ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге оештырган ярминкә 2023 елның 29 һәм 30 августында узды. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча 32 үзмәшгульгә бирелгән бушлай сәүдә урыннарында ярминкә кунаклары һөнәрчеләр ясаган татлы  бүләкләр, шоколад, агач савыт-саба, гипстан бизәнү әйберләре, көндәлекләр һәм открыткалар, бизәнү әйберләре, кием-салым һәм татарстанлылар куллары белән ясалган башка бик күп әйберләр таптылар.

Исегезгә төшерәбез, төбәк үзенчәлеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен таныту өчен, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ел саен масштаблы ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.

Шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге даими нигездә үз продукциясен маркетплейска чыгару буенча бушлай белем бирү программалары үткәрә.

Белем алу форум-марафоннарында катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

Ярминкәгә гариза бирү һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүнең башка чаралары турында мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша белергә мөмкин: +7 (843) 524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез осталарына һәм һөнәрчеләренә ярдәм итү «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.