НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Быел «Кече һәм урта эшмәкәрлек" илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы 5000 нән артык бушлай хезмәт алды

18 апрель, 2023
Быел «Кече һәм урта эшмәкәрлек

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге 2023 елның 1 кварталында республика эшкуарларына бизнесны үстерү өчен 5000нән артык бушлай хезмәт күрсәтте. Алар барысы да онлайн форматта эшләнгән.

Татарстан Республикасында эшмәкәрләр өчен продуктларны, товарларны яки хезмәтләрне таныту, шул исәптән онлайн форматта таныту, бизнес-планнар эшләү, электрон-сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү, төрле акселерация программаларында, күргәзмәләрдә катнашуга ярдәм итү буенча хезмәтләр бар.

«Минем бизнес» үзәге хисап тапшыру хезмәтенә, Россия социаль челтәрләрендә эшләү буенча мастер-классларга, шулай ук Россия социаль челтәренең реклама кабинетында бюджетны икеләтә арттыру өчен бушлай купон бирүгә гаризалар кабул итә. Хезмәтне алу өчен гаризаны онлайн рәвештә РФ МСП цифрлы платформасында тапшырырга мөмкин.

Шулай ук «Минем бизнес» үзәгендә планда продукцияне сертификацияләүне финанслау программасын эшләтеп җибәрү, МСП субъектлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча укыту, Россия буенча бизнес-миссияләр булуын һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләделәр.

Шул исәптән беренче кварталда МСП илкүләм проекты буенча 202 эшмәкәр-экспортлаучы ярдәм алды. Бүгенге көндә республика экспортчылары өчен халыкара күргәзмәләрдә, «Экспорт форсажы» акселерация программасында бушлай катнашу, халыкара сертификацияне финанслау, чит ил партнерын эзләү һәм башка хезмәтләр бар.

Хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенең «Кайнар линия» телефоны аша: 8 (843) 524-90-90, Фонд сайтында: www.fpprt.ru һәм РФ МСП цифрлы платформасында алырга мөмкин.