НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

«Минем бизнес» үзәге Татарстан осталарына һәм һөнәрчеләренә үз товарларын танытуда ярдәм итәчәк

06 июнь, 2023
«Минем бизнес» үзәге Татарстан осталарына һәм һөнәрчеләренә үз товарларын танытуда ярдәм итәчәк

«Минем бизнес» үзәге «Livemaster – Осталар ярминкәсе» маркетплейсы белән берлектә Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән креатив индустрияләр һәм халык сәнгать кәсепләре өлкәсе эшмәкәрләре өчен акция башлап җибәрә. Бер ай дәвамында, 2023 елның 30 июненә кадәр, кул эшләре товарлары сатучылар, осталар һәм һөнәрчеләр маркетплейста үз товар позицияләрен бушлай «топ»ка күтәрә алачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәгендә креатив өлкәләр һәм халык кәсепләре эшмәкәрләре продукциясен таныту программасы старт алды.

"НХП осталарының 90% тан артыгы – кече предприятиеләр яки үзмәшгуль гражданнар. Әлеге акция товарларны үз куллары белән ясаучыларга исәпләнгән. Акциядә катнашу аларга өстәмә рәвештә товар сатуны һәм танылуны стимуллаштырырга ярдәм итәчәк, ә бер өлеш эшмәкәрләр өчен «Минем бизнес» үзәкләрендә НХПга дәүләт ярдәме чаралары белән танышу ноктасы булачак», — дип билгеләп үтә РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Яңа акция гамәлдәге сатучыларга заказчылар санын арттыру өчен маркетплейста үз позицияләрен яхшыртырга, ә яңа килүчеләргә продукцияне танытуның яңа инструментын сынап карарга ярдәм итәчәк. Үзмәшгульләр товарны «Осталар ярминкәсе» платформасында 7 көнгә, ИП һәм юридик затлар 30 көнгә ТОПка күтәрү мөмкинлеге алачак.

Программада инде маркетплейста бизнесын алып баручылар һәм акция барышында платформада кибет теркәүчеләр катнаша ала. Ярдәм чарасыннан файдалану өчен, МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.

Халык кәсепләре предприятиеләре федераль дәрәҗәдә дә, регион дәрәҗәсендә дә ярдәм итү коралларыннан файдалана ала. Алар өчен субсидияләр гамәлдә, бу субсидияләр җитештерүне модернизацияләү, материаллар һәм чимал сатып алу, продукцияне таныту чыгымнарын компенсацияләргә ярдәм итә. 2022 елда НХП секторына дәүләт ярдәменең гомуми күләме 1,1 млрд сум тәшкил итте.

Бу өлкә эшмәкәрләре өчен «Минем бизнес» үзәкләре гамәлгә ашыра торган инструментлар арасында күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, реклама — сайтлар ясау буенча хезмәтләр, фирма стилен булдыру, массакүләм мәгълүмат чараларында басылу, социаль челтәрләр алып бару һәм башка күп әйберләр бар. «Минем бизнес» үзәкләре Президент тәкъдим иткән һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов куратор булган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыра.