НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

«Минем бизнес» үзәге грант ярдәме алу өчен өченче тапкыр уку уздырачак

11 сентябрь, 2023
«Минем бизнес» үзәге грант ярдәме алу өчен өченче тапкыр уку уздырачак

«Минем бизнес» үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә дәүләттән ярты миллион сумга кадәр грант алырга теләүчеләр өчен өч көнлек укыту уздырачак.

Онлайн-программа 2023 елның 11 сентябреннән 13 сентябренә кадәр узачак һәм 25 яшькә кадәр яшьтәге социаль һәм яшь эшмәкәрләргә грантлар бирү буенча конкурс нигезендә сайлап алуга гаризалар тутыру һәм кабул итү мәсьәләләрен үз эченә алачак.

Уку чарасы, грант ярдәме кебек үк, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Катнашу өчен, МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлеген сайлап, «Минем бизнес» үзәге үткәрә торган укыту чараларына язылу» хезмәтен сайлап, «11.09.-13.09.2023» курсында укуга гариза бирергә кирәк.

Эшмәкәрләр укырга гариза тапшыру һәм  гаризаны тутыру мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә алалар:+7(967)372-80-29 или  8(843)222-90-60, өст. 102, 124. 

Исегезгә төшерәбез, грант алуга гаризалар Татарстанда 2023 елның 24 августыннан 22 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Минем бизнес» үзәге, 3 кат.

Гариза бирүгә алдан «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» сайтында язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/poll.

Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» оешмасыннан түләүсез хезмәтләр алу мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр Үзәкнең кайнар линиясенә +7(843)524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.