НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

«Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен «Эшмәкәр әлифбасы» дип исемләнгән бушлай онлайн укыту үткәрә

08 апрель, 2024
«Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен «Эшмәкәр әлифбасы» дип исемләнгән бушлай онлайн укыту үткәрә

2024 елның 13 мартында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. 2023 елда Татарстанда социаль контракт алучылар.саны 5300 кешегә җитте, шуларның 1708 дән артыгы «Минем бизнес» үзәгендә белем алды.

Татарстан Республикасында яңа эш башлаган эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүнең бу коралы 2011 елдан гамәлгә ашырыла.

ИП, үзмәшгульлек оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 000 сум күләмендә, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга – 200 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «минем Бизнес» үзәге соц. контракт алучылар өчен «Эшмәкәр әлифбасы» дип исемләнгән бушлай онлайн-укыту үткәрә.

Уку эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. Уку аена 1 тапкыр уза, катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә кирәк.

Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны түбәндәге номер буенча алырга мөмкин: 8(843)524-90-90. 

Сурәт чыганагы: freepik.com